Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:44

Чиркәү Русиядә христиан фирка төзелүенә каршы түгел


Русия православ чиркәвенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге башлыгы Всеволод Чаплин Русиягә “православ” фиркасенең кирәк булу-булмавы турында уйлап карарга чакырды.

“Чиркәү христиан йәки православ партияләрнең төзелү ихтималына уңай карый, әмма аларга ярдәм йәки фатиха бирү булмаячак,” дип язып калдырган Чаплин “Православ сәясәт” дигән блогта. Чаплин интернеттагы бу блог авторларының берсе.

Чаплин дини нигездә фирка оештыру канунсыз икәнен искә алды. Әмма беркем дә “православ” йәки “христиан” принципларына нигезләнгән партия төзүне тыймый, бары тик аның исеменә дини сүзләрне чыгармаска кирәк, дип киңәш бирде Чаплин. Чиркәү вәкиле Европа парламентында үзен “Европаның халык партиясе” дип атаган христиан демократларының булуын һәм Төркиядә үзләрен “Гаделлек һәм үсеш” фиркасен мисал итеп китерде.

Үзенең элекке чыгышларының берсендә Чаплин хакимиятләр халыкның сәяси активлыгын чикләмәскә тиеш, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG