Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:15

Иран президенты Кубада булып китте [видео]


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Латин Америкасы илләре буйлап сәфәрен дәвам итеп чәршәмбе Кубада булып китте.

Һавана университетында аңа шәрәфле доктор дәрәҗәсе бирелде. Анда ясаган чыгышында Әхмәдиниҗат дөньяда яңа тәртип урнаштыру кирәклеген, капитализмның инде искерүен әйтте.

Иран белән Кубаның кайбер мәсьәләләрдә карашлары уртак. АКШның ярты гасыр элек Куба белән сәүдә итүне чикләвен Тәһран кискен тәнкыйтьли. Һавана, үз чиратында Тәһранның атом программасын тыныч максатларда үстерү хокукы бар, дип белдерә.

Әхмәдиниҗатның соңгы тукталышы - Эквадор. Иран президенты Венесуэла һәм Никарагуада булды.

XS
SM
MD
LG