Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Татарстан полициясе ирле-хатынлы Йосыповларны эзли


Полиция фикеренчә, Лениза Йосыпова интихарчы булырга мөмкин.

Полиция фикеренчә, Лениза Йосыпова интихарчы булырга мөмкин.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы Лениза Йосыпова һәм аның тормыш иптәшен экстремистик оешмада катнашуда гаепли.


Лениза Йосыпова (кыз фамилиясе Тимергалиева) чыгышы белән Түбән Кама шәһәреннән. Аңа – 27 яшь, кияүдә. Тормыш иптәше – чыгышы белән Үзбәкстаннан булган 38 яшьлек Рөстәм Йосыпов. Йосыповларның ике баласы бар: Зәйнәпкә – 5, Йосыфка – 1 яшь.

LifeNews сәхифәсе хокук саклау оешмаларына таянып хәбәр итүенчә, ирле-хатынлы Рөстәм белән Лениза Русиядә террорчы саналган халыкара “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда шикләнелә. Лениза шулай ук, интихарчы булырга мөмкин диелә. Йосыповлар төгәл нинди гамәлләр кылып канун бозган соң? Татарстан эчке эшләр министрлыгы бу сорауны әлегә җавапсыз калдыра.


2011 елның ноябрендә Татарстан дәүләт шурасының канунчылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов, экстремистик оешмалар интернет челтәрендә актив эшчәнлек алып бара, дип белдергән иде. “Без дөнья пәрәвезен һәрдаим күзәтеп, тикшереп торабыз. Халкының зур өлешен мөселманнар тәшкил иткән Татарстан халыкара террорчылык оешмалары өчен даими хәдәф булып тора”, - диде ул. Гыйльманов сүзләренчә, бүген республикада сәләфилек идеяләре киң таралган һәм “Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами”, “әт-Тәкъфир вәл-Һиҗрә”, “Тәблигый-Җәмәгать” кебек төркемнәр эшчәнлек алып бара.

Кайбер Азия илләрендә һәм Русиядә террорчы оешма дип саналып тыелса да, АКШта да, Европаның күпчелек илләрендә дә, күрше Украинада да бу оешма террорчылыкны яклаучы оешма буларак каралмый.

Хизб-ут-Тәхрир оешмасы эшчәнлеге Русиядә 2003 елда Югары мәхкәмә карары белән тыелды.

Мөселманнарны яклаучы адвокат Рөстәм Вәлиуллин элегрәк оешманың Русия иминлегенә куркынычы юк, дип белдергән иде.

“Ул тыелган оешма диелә, хәтта югары мәхкәмә аны террор оешмасы дип әйтә, әмма чынлыкта террорчылыкка аның бернинди катнашы юк. Русия дәүләт иминлегенә аннан куркыныч янамый. Идеологиясен алганда, ул - сәяси системаны үзгәртү яклы. Әмма ниндидер көч куллану юлы белән үзгәртүне күздә тотмый. Билгеле булганча, Хизб ут-Тәхрир үзен партия дип атый. Һәрбер партия үз алдына сәяси максатларны куя, мисал өчен, сайлауда катнашу. Шулай ук һәрбер фирка сәяси системаны үзгәртүне күздә тота, ә бу бит башкаларда җинаять дип саналмый”, - диде Вәлиуллин.

Татар милли хәрәкәте вәкилләре дә Русия хакимиятен мөселманнарга карата еш кына Хизб ут-Тәхриргә бәйле булуда ялган гаепләүләр тагып эзәрлекләүләр алып баруда гаепли. Соңгы берничә елда Русиядә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда мондый гаепләүләр белән дистәләрчә кеше төрле җәзаларга хөкем ителде.


Белешмә. “Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами” оешмасына 1953 елда Көнчыгыш Иерусалимда нигез салына. Оешма исламча яшәү рәвешен һәм чын мөселман кануннары нигезендә дәүләтне торгызуны үзенең төп максаты итеп игълан итә. Урта Азиянең берничә илендә һәм Русиядә “Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами” тыелган, ул террорчы оешма дип санала. Шул ук вакытта АКШта да, Европаның күпчелек илләрендә дә “Хизб ут-Тәхрир” террорчылыкка ярдәм күрсәтүче оешмалар исемлегенә кермәгән.

XS
SM
MD
LG