Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенсиядәгеләрне ниһаять ишеттеләр


Казан пенсионерлары ташламалы йөрү хокукын чикләүгә ризасызлык белдерде. 9 гыйнвар 2012
Казан пенсионерлары ташламалы йөрү хокукын чикләүгә ризасызлык белдерде. 9 гыйнвар 2012

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов пенсиядәгеләрнең җәмәгать транспортыннан ташламалы файдалану хокукын киметкән хөкүмәт карарын гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта ул хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков һәм транспорт министры Ленар Сафин белән уздырган киңәшмәдә белдерде.

Президентның рәсми сайтында язылганча, киңәшмәдә Татарстан ватандашларының җәмәгать транспортыннан ташламалы файдалануга чикләүләр кертелүгә карата күп санлы мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә мондый карар кабул ителгән:
  1. Татарстан Министрлар Кабинетының узган елның 19 декабрендә кабул иткән 1017 һәм 1018 санлы карарларын гамәлдән чыгарырга. Татарстан хөкүмәтенә ташламалы хокукка ия булган юл йөрүчеләрне җәмәгать транспортында йөрткән транспорт оешмаларының чыгымнарын каплаячак чараларны эзләргә.
  2. Татарстан район җитәкчеләренә быелның беренче чирегендә ватандашларның ташламалы категориясе буенча сәфәрләрнең шәхси хисабын тотарга.
  3. Татарстан тарифлар дәүләт комитетына республика җәмәгать транспортына куелган тарифларга аудит уздырырга.
  4. Татарстан ЮХИДИ сенә һәм Дәүләт автомобиль күзәтчелеге идарәсенә җәмәгать транспортының техник һәм санитар кагыйдәләрне үтәвен тикшерүне көчәйтергә.
9 гыйнвар көнне Казанда җәмәгать транспортында йөрү ташламасын кайтаруны таләп иткән митингта меңнән артык кеше катнашты. Моңа кадәр нәкъ шундый урам җыены 29 декабрь узган иде. Киләсе урам җыены 21 гыйнварга билгеләнгән иде.
XS
SM
MD
LG