Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литвада "Азатлыкны яклаучылар көне" билгеләнә


Литва телевидениесе каршында совет гаскәрләре, 1991 елның гыйнвар ае
Литва телевидениесе каршында совет гаскәрләре, 1991 елның гыйнвар ае
Литвада бүген 1991 елгы вакыйгаларгы искә алу уңаеннан "Азатлыкны яклаучылар көне" билгеләнә.

20 ел элек 13 гыйнварда совет гаскәрләренең Литваның радио һәм телевидение манарасы һәм бинасына һөҗүме нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булды, меңнән артык кеше яраланды.

Ул вакыйгалардан соң хәрби җинаятьләр кылуда 23 кеше гаепләнде. Аларның 21ре - Русия ватандашлары, икесе - Беларустан. Бу ике илнең берсе дә аларны Литвага тапшырмый.

Литва прокуратурасы күптән түгел 13 гыйнвар вакыйгалары уңаеннан Советлар Берлегенең элекке башлыгы Михаил Горбачевтан сорау алу өчен мөрәҗәгать ясаган булган. Мәскәү аны кире каккан.
XS
SM
MD
LG