Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:13

Мьянмада сәяси тоткыннар иреккә чыгарылды


Бүген Мьянмада 650дән артык кеше иреккә чыгарылды, алар арасында берничә сәяси тоткын, диссидентлар һәм оппозиция вәкилләре дә бар.

Иреккә чыгучылар арасында шулай ук 1980нче еллар азагында студентларның демократия хәрәкәтен җитәкләгән Мин Ко Наинг бар. Ул барлыгы 20 ел тоткында булган. Шулай ук 2004 елдан бирле үз өендә сак астында тотылган элекке премьер-министрга да ирек бирелгән.

Оппозициядәге партия җитәкчесе Аун Сан Су Чжи хакимиятләрнең бу карарын “яхшы гамәл” дип бәяләде.

Озак еллар хакимияттә булган хәрбиләр Мьянмада соңгы вакытларда демократик реформалар үткәрде, оппозициягә басымны йомшартты һәм сәяси тоткыннарга амнистия игълан итте, әмма аларның бер өлеше әле дә төрмәләрдә кала.

XS
SM
MD
LG