Accessibility links

«Бу китапны укымадым, әмма аның турында шуны әйтергә телим…»


Тукай турында яңа китапның тышлыгы
Тукай турында яңа китапның тышлыгы

Бернәрсәне дә хәтерләтмиме бу, җәмәгать? Булган иде кайчандыр мондый хәлләр...



Алман галименең Тукайга багышланган монографиясе турында “Азатлык” форумында сүз алып бару типик татар стилендәге әрепләшүгә әверелеп бара, дискуссиядә катнашучыларның күбесендә төп максат – үзеңне генә күрсәтү, менә мин хаклы, менә мин гаделлекне яклыйм, калганнар ялган сөйли дигән фикерне алга сөрү.

Мин-минлек һәрвакыт өстенлек ала. Аяныч хәл... Кызганыч ки, безнең фән, сәясәт өлкәләрендә, иҗтимагый тормышта мондый “принципиаль” дискуссияләр буа буарлык, алар бары тик таркаулыкка һәм ваклануга гына китерә.

Шуңа күрә минем барыгызга иң беренче киңәшем – китапны башта укып чыгыгыз, аннан соң инде үз фикерегезне әйтегез.

Форумда катнашучылар асылда өч юнәлештә фикер йөртәләр:
  1. Кагылмагыз Тукайга, кер эзләмәгез!
  2. Ни өчен И.Гыйләҗев бу китапны татар теленә тәрҗемә итмәгән?
  3. Ни өчен И.Гыйләҗев бу китапның исемен шулай үзгәрткән?
Китапның авторы булмасам да, гади төрҗемәче буларак кайбер аңлатмалар бирергә телим. Аклану формасында түгел, бары тик төгәллек өчен.

Беренчедән, М.Фридерихның китабы һич кенә дә Тукай иҗатын анализлауга багышланмаган – ул китап татар әдәбият белемендә Тукай шәхесе һәм иҗаты кайсы вакытта ничек бәяләнгәнен, төрле карашларда булган галимнәр Тукай иҗатын ничек файдаланганын һәм үз идеологик якларына борып куярга тырышканын тасвирлый.

Нигездә Тукай һәм аның иҗаты идеологик максатларга ирешү өчен бары тик инструмент булып кулланылганы күрсәтелә. Китапта бернинди дә кер эзләү юк. Һәм бу очракта сүз, һичшиксез, идеологик көрәш турында бара – 1917 елга кадәр татарда милли идеология булмаганмени? Ә 1920-30нчы елларда Советлар берлегендә идеологик бәхәсләр алып барылмаганмы? 1950-60нчы елларда әдәбият белемендә бәхәсләр нинди яссылыкта алып барылган соң? Шуңа күрә Тукай идеологик көрәш объекты булмаган дип әйтү – ул бары тик сүз эквилибристикасы.

Икенчедән, алман галименең монографиясен мин шәхсән зур күренеш дип бәялим. Аның басылып чыгуы татар әдәбият фәне өчен генә түгел, гомумән постсовет дөньясы фәне өчен зур бер вакыйга – шуңа күрә ул рус, татар, башка милләт галимнәре өчен гыйбрәт булырлык бер басма, уйлану өчен җитди бер нигез.

Киңрәк караганда, ул Тукай турында гына түгел бит, автор карашлары гомумән совет әдәбият белем үсешендәге тенденцияләрне бәяләргә мөмкинлек бирә. Вил Мирзаянов шикләнмичә “бу китапны Чтапан белән Марҗалар укымаячак, ул аларга кирәк түгел” дип әйтә. Анысы шулайдыр, Чтапан белән Марҗалар укымас, алар Вил Мирзаянов рус теленә тәрҗемә иткән “Мир гуннов” китабына да әйләнеп карамас.

Ләкин бит рус телле дөнья андыйлар белән генә чикләнми, фән кешеләре бар, акыллы шәхесләр җитәрлек (әллә юкмы?) Уйлап карагыз – күпмедер рус кешесе бу китапны күреп (укымаса да!): “Менә бит, алман галиме татарларның Тукае белән кызыксынган, аның турында язган!” дип гаҗәпләнеп уйлап кына куйса да, бу безнең дәрәҗәне аз гына булса да күтәрү түгелмени?

Сүз уңаеннан, китап әзерләнгән вакытта, аның кереш сүзен бик яратып минем мәрхүм остазым Миркасыйм Госманов язарга булды. Ул бик саллы, бик җитди булып чыкты һәм шулай ук рус телендә язылды. Миркасыйм абыйда “ни өчен син бу китапны русчага тәрҗемә иттең?” дигән сорау беркайчан да тумады... Ни өчен микән? Ә инде минем татар телен белү дәрәҗәмдә шикләнүчеләр бар икән, алар минем “Казан утларында” шул ук М.Фридерихның Дәрдмәнд турында язылган мәкаләнең татарчага тәрҗемәсен табып укысын. Бәхәстә катнашучылар калын татар журналлырын укып барадыр бит?

Өченчедән, китапның исеме турында. Принципта мин аның оригиналь исемен калдыру ягында идем. Ләкин нәшрият тарафыннан “исеме артык озын, ул кыскарак булырга, күзгә ташланырга тиеш” дигән тәкъдим ясалгач, бераз үзгәртергә булдым. Миркасыйм абый белән киңәшләшкән идек, биш-алты вариант булды, ахырда мин шушы исемдә калдым. Иң әһәмиятлесе – исем китапның эчтәлегенә туры килә.

Искәндәр Гыйләҗев
профессор, Казан
XS
SM
MD
LG