Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:50

Париж Сүриядә журналист үлемен тикшерә башлады


Париж прокуратурасы Сүриянең Һомс шәһәрендә Франция журналистының һәлак булу сәбәпләрен ачыклау өчен беренчел тикшерү эше башланганны белдерде.

Аңа кадәр Франция хөкүмәте, хокук яклаучылар һәм Сүрия оппозициясе 43 яшьлек Жиль Жакьеның һәлак булу сәбәпләрен тикшерүне таләп иткән иде.

Жакьены Сүриягә France-2 каналы җибәрә. Хөкүмәткә каршы тугыз ай дәвам иткән халык күтәрелешләре һәм бәрелешләр вакытында Жакье һәлак булган беренче көнбатыш журналисты булды. Сүрия хөкүмәте 15 журналистка эшләргә рөхсәт бирде. Жакье шуларның берсе иде.

XS
SM
MD
LG