Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония хөкүмәтендә Иранга чикләүләр турында фикерләр аерылды


Япония премьер-министры Йосихико Нода финанс министры Дзюн Адзуминың Ираннан нефть алуны киметү карашы белән ризалашмавын белдерде.

Кичә Япония министры АКШ финанс министры Тимоти Гайтнер белән телефоннан сөйләшкәннән соң, Япония АКШка теләктәшлек белдереп Ираннан нефть алуны киметә, дип белдерде. Иранның атом программасын туктатмавына АКШ һәм кайбер көнбатыш илләре шундый адымга барачакларын хәбәр иткән иде.

Япония хөкүмәте башлыгы бүген финанс министры әйткәннәрен аның шәхси эше, дип әлеге мәсьәләдә карар кабул ителгәнче хөкүмәт һәм эшлекле даирәләр белән киңәшләшү булачагын белдерде.

Япония тышкы эшләр министры Коитиро Гэмба Ираннан нефть алуны киметү дөньяда аңа бәяләрнең артуына китерсә әлеге чикләүнең зыяны гына булачак, диде. Бу хакта ул Токиода Франция министры Алан Жюппе белән очрашудан соң әйтте.
XS
SM
MD
LG