Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстан журналистлары Мәскәүдә Додоҗон Атовуллоевка һөҗүмне тикшерергә чакыра


Таҗикстан журналистлары Мәскәүдә таҗик журналисты Додоҗон Атовуллоевка булган һөҗүмне тикшерүне сорап Русиянең тәртип саклаучыларына мөрәҗәгать итте. Әлеге мөрәҗәгатькә Таҗикстан журналистлар берлеге, республиканың бәйсез мәгълүмат чаралары берләшмәсе һәм “МедиаАльянс” оешмасы кул куйган.

Кичә кич Мәскәү рестораннарының берсендә Атовуллоевка пычак белән һөҗүм ителде. Аңа операция ясалды.

Оппозициядәге журналист Додоҗон Атовуллоев Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон сәясәтен тәнкыйтьләүчеләрнең берсе иде.
XS
SM
MD
LG