Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:07

Яңа елда Омскиның «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбле эшчәнлеге татар авылларына сәфәрдән башланды.


Ансамбльнең бер төркем үзешчәннәре өлкә үзәгеннән чагыштырмача якын булган татар авылларында концертлар белән булып кайтты. Омскига якынырак урнашкан татар авыллары – Большеречье районында.

Сигез генә татар кешесе яшәгән Күзәтау авылын санаганда, бу районда 11 татар авылы бар. Татар авыллары олы юлдан ерактарак, башлыча районның төньягында урнашкан һәм анда халык җәен-кышын юлсызлыктан иза чигә.
Чарналы урамы

Чарналы урамы


Ике генә көнгә юлга чыккан. “Умырзая” коллективы Чарналы, Тусказан һәм Үләнкүл авылларына барып җитә алды, юллар бозлавыклы булса да хәвеф-хәтәрсез генә йөреп кайтты.

Умырзаялылар авылларда беренче мәртәбә җырлы-биюле «Тубылгы» күренеше белән чыгыш ясадылар. Халык бу күренешне дә, аерым башкаручыларның чыгышларын да яратып кабул итте.

Чарналы һәм Тусказан авылларының клубларында да, Үләнкүл авылы мәктәбенең җыелышлар залында да халык күп булды, урыннар җитмәү сәбәпле күпләре өйләреннән урындыклар, эскәмияләр алып килгән иделәр.
Тусказаннар концерт карый

Тусказаннар концерт карый


Тусказан авылы мәктәбе укытучысы Асия ханым Назырова концерт тәмамланганнан соң халык исеменнән артистларга рәхмәт әйтте, соңыннан Асыя ханым белән кыскача гына әңгәмә корырга мөмкин булды:

“Яшьләр авылда бөтенләй юк диярлек, шәһәргә китәләр, авыл кечерәеп бара, яшьләр эш булмаганга китә. Авылда башлангыч белем бирелә. Аннан соң Үләнкүлгә балаларны йөртәләр, алты чакрым араны бала көн саен йөреп укый. Ярый әле Үләнкүл мәктәбе бар. Соңгы елларда юкка чыккан татар авыллары бар, андый язмыш булмас, нәрсәдер үзгәрер дип өметләнәбез, кешене алга ышаныч өнди. Ә авылыбыз халкы бик уңган, күп мал-туар тота, шәл бәйләп сата, шулай яшибез”.
Ратиф Шихов рәхмәт әйтә

Ратиф Шихов рәхмәт әйтә


Гомумән, һәр авылда үзешчән артистларга зур рәхмәтләр әйттеләр, соклануларын белдерделәр, уңышлар теләделәр. Чарналы авылында озак еллар идарәче булып эшләгән, хәзерге вакытта пенсиядә булган Ратиф абый Шихов зур рәхмәтләрен җиткерде. “Татарстан-Яңа гасыр” каналын карыйбыз, анда артистлар курчак кебек. Ә монда безгә үзләре килде. Алдыбызда йөриләр, шул аның аермасы, рәхмәт аларга, дип, кат-кат рәхмәт әйтте.

Үләнкүлдә узган концерттан соң дүрт татар авылын берләштерүче Үләнкүл авыл идарәсе башлыгы Ләйлә ханым Мөхәммәтшина ансамбльгә зур рәхмәтләрен әйтте:

“Шушы салкын көннәрне ямьләндереп, ерак юлны якын итеп килгән “Умырзая” ансамбленә бөтен авыл исеменнән рәхмәт әйтәм. Сезне белмәгән кеше юктыр, сез бармаган авыл юк, сезнең уңышларга сөенеп торабыз. Сезнең ансамбль татар халкын берләштереп йөрүче, ә безгә бердәм булырга кирәк, шул вакытта эшләребез алга барыр”.
"Умырзая" кызлары бию дәресе бирә

"Умырзая" кызлары бию дәресе бирә


Ләйлә ханым белән авыл хәлләре, мәктәптә укулар торышы һәм башка хәлләр турында сөйләшеп алдык.

“Безнең 4 авыл, мин аны кечкенә Татарстан дип әйтер идем, чөнки шушы дүрт авылда – Чарналы, Каракүл, Тусказан, Үләнкүлдә – 99,9 % татарлар яши. Мәдәниятебезне, телебезне саклыйбыз. Быел сөенечле хәл – татар теле беренче сыйныфтан укытыла башланды, сәгатьләре дә артты, аллага шөкер. Татар мәдәнияте үзәге ачтык авылда, бинасы бар, анда өлкәннәр генә түгел яшьләр һәм балалар да йөри. Татар олимпиадалары, марафоннар үткәрелеп тора, узган ел өлкә күләмендә үтте.
Авыл күренеше

Авыл күренеше


Безгә бәйрәм эшләп концерт белән килгән «Умырзая»га тагы рәхмәтләремне әйтәм, бездә һәр кеше әдәби телне аңлый, һәркем сөйләшә ала, себер татарлары булсак та. Китаплар, “Татар дөньясы” газетасын укып торабыз, ТНВ каналын һәркөнне карап, шуның белән куанып яши хәзер халык. Информация хәзер күп, яшьләр интернетта да утыра.

Сөйләшәбез татар телендә, үзебезчә әлбәттә, әмма балаларыбыз мәктәптә әдәби телдә сөйләшәләр. Әдәби телне алар белергә тиеш.

Авылыбызда дүрт музей бар, аларның һәрберсенең үз юнәлеше. Зәлифә апа ул музейларны ачты “Умырзая ”килүгә. Музейларның өчесе мәктәптә, берсе татар үзәгендә. Эшләребез алга бара, Каракүл авылының 300 еллыгы, Үләнкүлнең 360 еллыгын бәйрәм иттек. 2012 елда өлкә сабан туе бездә булырга тиеш”.
Үләнкүл авылы тамашачылары

Үләнкүл авылы тамашачылары


Ләйлә ханым, Үләнкүлдә тиздән клуб булачак дип өметләнәбез, дигән сөенече белән дә уртаклашты: “Клубыбыз 1980нче елларда таушалып сүтелгән иде, шуннан бирле авылыбыз клубсыз. 90нчы елларда салына башлаган иде, әмма төзелеш тукталды. 2010 елда мәдәният министры килде, инде боз урыныннан кузгалды – капиталь ремонт програмына кердек. Түшәме, аллага шөкер, ябылды. Министр тарафыннан безгә, өлешләп-өлешләп эшләнеп бетәр, дип әйтелде. Без аңа шатланабыз”.
"Умырзая" сәфәрдә

"Умырзая" сәфәрдә

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG