Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:26
Мәскәүдә Дума сайлавындагы хәрәмләшүләргә каршы“Яблоко” фиркасе митингыннан соң фирка җитәкчесе Сергей Митрохин һәм активистларның берсе Майя Завьялова тоткарланды.

Митрохин Азатлык радиосына интервьюда үзләренә гаепләүләр белдерелмәгәнлеген әйтте. Кайбер мәгълүматларга караганда, аларны полиция хезмәткәре таләпләренә буйсынмауда гаепләргә мөмкиннәр.

“Яблоко” белдерүенчә, хакимият рөхсәте белән үткән митингта 600-ләп кеше катнашкан. Митинг башланыр алдыннан полиция ул урынны киртәләр белән чикләп куйган булган. Митрохин киртәләрне читкәрәк күчергән.

XS
SM
MD
LG