Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда сивиль хакимият белән хәрбиләр арасында сөйләшүләр бара


Пакстан президенты Асиф Али Зәрдари
Пакстан президенты Асиф Али Зәрдари
Пакстан президенты Асиф Али Зәрдари сивиль хакимият белән хәрбиләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау максатында Исламабадта армия башлыгы, генерал Әшфак Каяни белән очрашты.

Сөйләшүнең ничек үтүе хәбәр ителми. Каяни шулай ук премьер-министр Йосыф Раза Гилани белән дә очраша.

Җомга кичендә Лондон белән Исламабад Гилани хәрби түнтәрелешкә юл куймау өчен Британия хөкүмәтеннән ярдәм сораган дигән хәбәрләрне кире какты.

Җомга көнне Пакстан премьеры парламенттан ярдәм сорап депутатлар “деморкатия белән диктатураның” берсен сайларга тиеш диде.

Дүшәмбе көнне парламентта Гиланига ышаныч белдерү мәсьәләсе тавышка куелачак.
XS
SM
MD
LG