Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яртылаш баткан Costa Concordia корабында тагын бер исән кеше табылды


Costa Concordia
Costa Concordia
Италия ярлары янында кичә баткан Costa Concordia сәяхәт корабында бүген исән калган тагын бер кеше табылды. Ул кораб хезмәткәре. Аның аягы сынган.

Аңа кадәр коткаручылар корабның бер бүлмәсендә бикләнеп калган ирле-хатынлы Көньяк Корея ватандашларын тапкан иде.

17 кеше югалганнар исемлегендә. Барлыгы өч кешенең һәлак булуы расланган.

Корабта барлыгы 4300-ләп кеше булган. Costa Concordia җомга кичендә Италия ярлары буенда диңгезнең сай урынында төпкә бәрелеп тишелгәннән соң ян якка авышып яртылаш батты.

Каза сәбәпләрен ачыклау эше бара. Корабның капитаны һәм аның ярдәмчесе тоткарланган.
XS
SM
MD
LG