Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәһрәйндә конституцион реформалар гамәлгә керә


Бәһрәйндә конституциянең парламент вәкаләтләрен арттыручы үзгәрешләре гамәлгә керә.

Бүген бу турыда Бәһрәйн патшасы Хәмәт телевизион мөрәҗәгать аша игълан итте.

Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә парламентка министрларны контрольдә тоту өчен өстәмә мөмкинлекләр бирелә. Моннан соң парламент шулай ук хөкүмәткә ышанычсызлык белдерә алачак.

Оппозиция исә бу үзгәрешләр былтыргы киңкүләм протест чараларындагы демократизацияләштерү таләпләрен тулысынча канәгатьләндерми ди.
XS
SM
MD
LG