Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белән Израилнең уртак хәрби күнегүләре кичектерелә


Израил белән АКШ бу язга билгеләнгән уртак хәрби күнегүләрне ел ахырына кичектерде. Бу турыла Израил радиосы хәбәр итә.

Израил саклану министрлыгы вәкиле әйтүенчә, Израилне Иранның ракета һөҗүменнән саклау максатындагы киңкүләм күнегүләрне кичектерүнең сәбәбе – акча җитмәү.

Израил хәрбиләре әйтүенчә, бу күнегүләр атом коралы ясауда шикләнелүче Иран белән мөнәсәбәтләрдә киеренкелек артуга җавап буларак каралырга тиеш түгел.
XS
SM
MD
LG