Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада президент сайлау ысулы референдумда каралачак


Молдовада президент сайлау ысулы мәсьәләсе референдумга чыгарылачак.

Бу турыда бүген матбугат очрашуында хакимият коалициясенә керүче Демократик, Либераль һәм Либераль-демократик фиркаләр белдерде.

Либерал-демократлар җитәкчесе, премьер-министр Влад Филат әйтүенчә, референдум апрель аеннан да соңга калмый уздырылачак.

Молдова конституцион мәхкәмәсе 16 декабрьдәге президент сайлау нәтиҗәсен канунга туры килми дип тапты һәм бүгенгә билгеләнгән икенче тур сайлауны үткәрмәскә кушты. Конституцион мәхкәмә шулай ук парламенттан киләчәк гамәлләр турында өч көн эчендә карар чыгаруны таләп итә.

Молдова парламенты инде ике елдан артык президент сайлый алмый. Хакимият коалициясе парламентта 59 тавышка ия. Президент сайлау өчен кимендә 61 тавыш кирәк.
XS
SM
MD
LG