Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы үтте


Борай районы Кәшкәләү авылы урта мәктәбе укучысы Җәмилә Зарипова бәйгедә 1 урынны алды
Борай районы Кәшкәләү авылы урта мәктәбе укучысы Җәмилә Зарипова бәйгедә 1 урынны алды

Уфада мәктәпләр арасында татар теле һәм әдәбиятыннан республика бәйгесе тәмамланды һәм аңа йомгаклар ясалды. Олимпиадада республиканың 32 район һәм шәһәреннән җәмгысе 181 бала катнашты.


Әлеге бәйге быел унтугызынчы тапкыр оештырылды. Кайбер елларда ул Бөре, Стәрлетамак шәһәрләрендә дә үткәрелде. Андагы югары уку йортларында да зур булмаган татар бүлекләре эшләп килә.

Быел да, узган елдагыча ук, Уфадагы республика олимпиадасын үткәрү урыны итеп Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика рәсем сәнгате гимназиясе сайланды. Төрле районнардан килгән укытучыларга һәм татар балаларына анда көч сынашу, яшәү өчен дә уңайлы шартлар тудырылган иде.

Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында, һәр елдагыча, 9-11 сыйныфта укучы балалар көч сынашты. Укучылар өч төрле ярышта катнашты – татар теленнән инша язды, әдәбияттан иҗади биремгә җаваплар әзерләде һәм инде өченчесе – сәнгатьле сөйләү осталыгын күрсәтүдә ярышты. Укучыларның эшләренә һәм чыгышларына 12 кешедән торган жюри бәя бирде. Жюрига Башкортстан дәүләт университеты татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмаз Шәйхуллов җитәкчелек итә.

Алмаз Шәйхуллов
Алмаз Шәйхуллов
Шунысы үзенчәлекле: быел 181 укучы бу бәйгедә катнашкан булса, аларның нибары 77-се генә саф татар мәктәпләрендә белем алучылар. Ә калган 104-е татар теле һәм әдәбияты предмет, фән буларак кына өйрәтелүче мәктәпләрдә белем ала. Монысы берьяктан – күңелле хәл, ә башкача карасаң, Башкортстанда саф татар милли мәктәпләре бетүгә бара дигәнгә ишарә.

Олимпиаданы йомгаклау тантанасына Башкортстан мәгариф министрлыгы җаваплы хезмәткәрләре, төрле югары уку йортлары мөгаллимнәре, журналистлар килгән. Олимпиаданы оештыруга Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов белән Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов күп көч салган.

Алик Локманов (с) һәм Альберт Максютов
Алик Локманов (с) һәм Альберт Максютов
Башкортстан Мәгариф министрлыгының туган телләр бүлеге мөдире Флүсә Назаргулова кичәне ачып, сүзне Башкортстан дәүләт университеты профессоры, бәйгенең жюри рәисе Алмаз Шәйхулловка бирде. Алмаз әфәнде сүзләренчә, Башкортстанда сәяси-иҗтимагый шартлар үзгәрә һәм татарларга да мөмкинлекләр артачагына өметләр туа башлады.

“Киләчәктә Башкортстанда татар мәктәпләре ябылмас, татар теле кысылмас, яшьләребез дә, аеруча иҗатчы яшьләр уңай шартлар эзләп Казанга китәргә мәҗбүр булмас”, дигән ышанычларын әйтте Алмаз Шәйхуллов. “Азатлык" радиосына биргән әңгәмәсендә Алмаз әфәнде быелгы бәйге нәтиҗәләреннән канәгать калуын әйтеп, кайбер тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Уфаның 159нчы урта мәктәбе укучысы Ирина Җиһаншина бәйгедә 1 урынны алды
Уфаның 159нчы урта мәктәбе укучысы Ирина Җиһаншина бәйгедә 1 урынны алды
Уфада ике көн дәвам иткән татар олимпиадасына 14 гыйнвар көнне йомгаклар ясалды. Башкортстан Мәгариф министрлыгы, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге, Бөтендөнья Татар конгрессы һәм “Башкортстан татарлары” берлеге исеменнән укытучыларга һәм олимпиадада җиңгән балаларга бүләкләр өләшенде. Яхшы уңышларга ирешкән укучы балалар киләчәктә югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләренә укырга керү өчен дәрт һәм илһам алып таралышты бу олимпиададан.
XS
SM
MD
LG