Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 05:57

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы: Казакъстанда сайлау хакимият тарафыннан контрольдә тотылды


Европа күзәтүчеләре Казакъстандагы парламент сайлавы демократик принципларга туры килмәде һәм хакимият тарафыннан контрольдә тотылды дип саный.

Әлеге белдерүне бүген Астанада узган брифингта Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре вәкилләре Жоао Соареш һәм Миклош Харасти белдерде.

БДБ илләре күзәтүчеләре киресенчә, Казакъстандагы сайлауны демократик дип таныды.

Оппозиция сайлаудагы хәрәмләшүләр турында белдерә. Парламентка узмаган гомуммилли социал-демократик фирка вәкилләре иртәгә Алматыда протест чарасын уздырырга ниятли.

Үзәк сайлау комиссиясенең хәзерге мәгълүматларына караганда, якшәмбе көнне узган сайлауда мәҗлескә җидедән өч партия узды: “Нур Отан” президент тарафлы фирка – 80%ан артык тавыш казанса, “Ак юл” һәм Коммунистлар фиркасе һәрберсе 7%тан артык тавышка ия булды.

XS
SM
MD
LG