Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә тагын алты кеше, шул исәптән генерал үтерелгән


Сүриядә дөнья җәмәгатьчелегенең көч куллануны туктатуга чакыруына карамастан, канкоеш дәвам итә.

Сүриянең кеше хокукларын тикшерүче оешма хәбәр итүенчә, Хомс шәһәрендә хөкүмәт көчләренең ут ачу нәтиҗәсендә биш кеше үлгән, тугызы яраланган.

САНА рәсми агентлыгы Димәшк янында хәрби һөҗүм нәтиҗәсендә генерал Мөхәммәт Габдул-Хәмит әл-Аваданың үтерелүен хәбәр итте.

Гарәп дәүләтләре лигасы бу атнада Сүриядәге күзәтүчеләренең киләчәге турында сөйләшергә тиеш. Күзәтүчеләрнең инде декабрь азагыннан бирле Сүриядә булуына карамастан, көч куллану дәвам итә.

БМО белдерүенчә, узган елның мартыннан бирле барган бәрелешләрдә ким дигәндә биш мең кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG