Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:02

Мәскәүдә сәяси золым корбаннары исемнәрен мәңгеләштерү төркеме утырышы узды


Русиядә сәяси золым корбаннары исемнәрен мәңгеләштерү программасын тормышка ашыру тәкъдимнәрен ил президентына беренче мартка кадәр бирү планлаштырыла.

Әлеге программаны булдыру белән шөгыльләнүче ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы бүген Мәскәүдә узды.

Аларның бер вәкиле - президент каршындагы кеше хокуклары шурасы башлыгы Михаил Федотов безнең хәбәрчебезгә белдерүенчә, утырышта фәнни-тикшеренү, агарту, кануннарны камилләштерү һәм чит илләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре белән шөгыльләнәнчәк берничә төркемчек төзелгән.

Федотов белән бергә оешмага Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых, язучы Даниил Гранин, дәүләт архивы башлыгы Сергей Мироненко һәм “Мемориал” хокук яклау үзәге җитәкчесе Арсений Рогинский керә.

XS
SM
MD
LG