Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанның югары мәхкәмәсе премьер Гиланидан аңлатмалар таләп итә


Пакыстанның югары мәхкәмәсе премьер-министр Йосыф Раза Гиланины атнакич килеп ил президентының коррупция турындагы эшен башлауга карата элек мәхкәмә чыгарган карарны үтәмәвенә аңлатма бирергә кушты.

Мәхкәмәнең бүгенге карары нигезендә, Гиланига карата мәхкәмә эше башланырга мөмкин һәм бу аның вазифасын бушатуга китерә ала.

Элегрәк югары мәхкәмә хөкүмәтне Пакыстан президенты Асиф Али Зардариның коррупциягә бәйле очракларны тикшерүне яңадан башлау йөкләмәсен бирде. Тикшерү 90нчы елларда туктатылган иде. Хөкүмәт исә президентның кагылгысызлыгына ишарәләп аны тикшерүдән баш тартты.

Мәхкәмә һәм премьер арасындагы каршылык – Пакыстандагы сәяси кризисның бер өлеше. Монда шулай ук хәрбиләрнең дә катнашы бар. Югары мәхкәмә аларның сәяси беректәше дип санала.
XS
SM
MD
LG