Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” радиосы белән 50 ел (1)


"Азатлык радиосы" татар-башкорт редакциясенең элекке мөдире Гариф Солтан микрофон алдында
"Азатлык радиосы" татар-башкорт редакциясенең элекке мөдире Гариф Солтан микрофон алдында

13 февраль – UNESCO тарафыннан Радио көне дип игълан ителгән көн. Шушы уңайдан без Татарстанның Балтач районы Түнтәр авылында яшәүче Рәфхәт Зариповның “Азатлык” радиосы турында хәтирәләрен бирә башлыйбыз.


2011 елның ноябрь аенда Мюнхен шәһәрендә “Азатлык” радиосын оештыручы лидерларның берсе булган Гариф Солтан 88 яшендә вафат булды. Совет матбугатында Гариф Солтан турында мин беренче тапкыр 1962 елда “Радио” журналында басылган А.Панфиловның “Радио “Хау-Хау” дигән язмадан укып белдем. Белепме, әллә белмичәме, анда Гариф Солтанның исеме “Гариф” дип түгел, ә “Гарип” дип язылган иде.

Польша разведчигы Анджей Чехович “Азат Европа” радиостанциясенең ышанычына кереп, анда биш ел (1966-71) эшләп кайткач, Мәскәү шундук “За кулисами радио “Свобода” и “Свободная Европа” (авторы шул ук А.Панфилов) исемле китап чыгарды. Әлеге китапта бу радиостанцияләр эшчәнлегенең эчке тормышы яктыртылган. АКШның Үзәк күзләү идарәсе финанслаган оешма буларак, анда шуннан килгән инструкцияләр, директивалар һәм башка күрсәтмәләр бирелгән, эш алымнары тасвирланган. Китапта “Азатлык”ның татар-башкорт редакциясе эшчәнлеге турында да шактый мәгълүмат бар иде. Гариф Солтан һәм Шиһап Нигъмәти турында да язылган анда.

Бу китап чыкканчы, “Азатлык” радиосы тапшыруларында “Безнең радио милли иганәчеләр акчасына яши” дип сөйләп килгән булса, әлеге “фаш ителү”дән соң, ул “иганәчеләр” турында аңлатма бирүдән баш тартты, әмма кем акчасына эшләвен ачыктан-ачык әйтергә теләмәде. Ул вакытларда “Азатлык”ның татар микрофоны аша чит илдә яшәүче берничә генә кеше авазы ишетелсә, соңгы елларда “Азатлык”ның Казан бюросында гына да “бер көлтә” журналист хезмәт күрсәтте. “Азатлык”ны бүген дә АКШ конгрессы финанслый.

Дөрес, 2012 елның 1 гыйнварыннан Казан бюросы ябылды. Хәзер моңарчы Казан бюросында эшләгән журналистлар һәм башка төбәкләрдәге журналистлар, хәбәрчеләр турыдан туры “Азатлык”ның Прагадагы офисы белән интернет аша тоташып эшли башлый дип аңлыйм. Бер үк вакытта “Азатлык”ны тыңлаучылар һәм “Азатлык”ны сайтка кереп укучыларга да турыдан туры “Прага офисы” белән элемтәгә керү мөмкинлеге булдырылды. Бу язма “Азатлык”ның әнә шул “Халык авазы” рубрикасы булдырылганлыктан хасил булды. Бу язманың шактый кыскартылган варианты 2012 елның 14 гыйнварында “Татарстан яшьләре” газетында дә дөнья күрде. “Азатлык”ны тыңлаучыларның сулышы белән сугарылган әлеге язманың тулы варианты шактый киңрәк колачны иңли.

Сызгырудан башланды

Беренче тапкыр радио авазын мин 1947 елда ишеттем. Миңа ул вакытта алты яшь иде. Балалар бакчасы мөдире (ясле белән катнаш һәм бердәнбер булганлыктандыр бездә аны “ясле” дип кенә йөрттеләр) Настя апа Зыкина яслегә “Родина” маркалы радиоалгыч алып кайтып, шкафка урнаштырды. Аны ничек көйләгәннәре әле дә күз алдымда: кыска дулкындагы төрле аһәңнәргә кереп сызгырулы сихри авазлары әле дә колак төбендә яңгырый кебек. Мин ул радио аша татар телендә нәрсә дә булса сөйләгәннәрен яки татар җыры ишеткәнемне хәтерләмим. Ясле-бакча көндез эшли, ә Татарстан радиосы тапшыруларын иртә һәм кич була. Ул вакытта радиодан марҗалар җырын тыңлау гына хәтергә уелып калган. Үсмер чакта мин ул мелодияне кабат ишетеп, мөгаен Людмила Зыкинаныкы булгандыр дип уйлыйм.

1949-50 елларда “Родина” радиоалгычының мәктәптә, авыл советы бинасында һәм авылдагы берничә хуҗалыкта булганын беләм. Өй түбәләренә беркетелгән ике колгага горизонталь юнәлештә тартылган антенна үткәргечләре радиолы йортны ерактан ук күрсәтеп тора. Укытучы Рәшидә апаларда, Мөбарәк абыйда, Хәтирә апаларда бар иде ул. “Родина”ның бер кимчелеге бар. Ул кыйммәт һәм үзе кадәр зур күләмле тартма сыман батареялар кирәк. Батареялар тиз туза. Соңга табарак батарея урынына “утызлы” (филтә киңлеге 30 мм.) керосин лампасына беркеткән термогенераторлы “Родина”лар пәйда булды. Механизатор Гарифҗан абыйда һәм авыл клубында бар иде ул. Боларына тартма-батареялар кирәкми. Керосин булса шул җиткән. Лампасы кичләрен яктылык та бирә. Әмма мондый лампа керосинны бик күп “ашый”. Ул вакытта керосинны сатуга 200 литрлы мичкәләр белән ташыйлар. 1955 елларда район кибетендә батареялы “Тула”, “Новь”, “Дорожный” радиоалгычлары дә күренде. Кайбер авылдашлар андыйларга да ия булдылар. Әмма боларның “Родина”ныкы шикелле кыска дулкынны тота торган диапазоны юк.

1953-54 елларда авылларда электрлаштыру башланды. Шушма елгасы буендагы Таузар, Яңгул, Смәел, Шеңшеңәр кебек авылларда бәләкәй ГЭСлар төзеделәр. Иртә-кич йортларга электр энергиясе бирә башладылар. Энергия дигәнебез шул: бер йортка бары тик бер лампочка куела. Розетка куярга рөхсәт юк. Лампочканың егәрлеге дә 60 ваттан артмаска тиеш. Бу – бөтен кешегә дә закон. Чөнки станциянең куәте җитми. Бу чорда район үзәге Чепьяда дизель моторына нигезләнгән электр станциясе эшли башлады. Анда да һәр йортка бары тик бер яктырту ноктасы кую рөхсәт ителгән.

Рәфхәт Зарипов
Татарстан, Балтач районы Түнтәр авылы

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG