Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:17
"Кара тәлинкәле" радио

Шушы елларда, электр станцияләре булган авылларда колхоз радиоузеллары барлыкка килә. Бу авыллар өчен бик зур мәдәни революция була. Совет власте үзенең яралу вакытыннан башлап, халыкны үзенә кирәкле юнәлештә агитацияләү өчен пропаганда эшчәнлеген киң җәелдергән.

Раиоузел булган авылларда һәр йортка “кара тәлинкә” (диффузоры кара төстәге калын каты кәгазьдән ясалган репродуктор халык телендә әнә шулай аталып йөрде) урнаштыру өчен электр баганаларына тагын бер рәт тимер чыбыклар сузганнар. Радиоузел аппаратурасы бер радиоалгычтан һәм көчәйткечтән гыйбарәт булган.

Менә шул 1953-54 елларда, мин 4 сыйныфта укый идем, өлкәннәрнең узара менә нәрсә турында сөйләшкәннәре колакка кереп калды. Кайсыдыр авылда, Шеңшеңәрдәме, Смәелдәме булса кирәк, иртәнге якта авыл советы идарәсендә дежур торган вакытта (элек өй чираты белән тәүлек буенча авыл советы бинасында мәҗбүри кизү тору тәртибе бар иде, аны “дежур тору” дип йөрттеләр) бер агай радиоузелны кабызып җибәргән дә, үзенә ошаган тапшыру эзләп, татар телендә сөйли торган дикторны “эләктергән”. Саф татар телендә радиоалгыч: “Советлар Союзындагы эшчеләрнең бер айлык уртача хезмәт хакы акчасына СССРда, Төркиядә, Америкада, башка илләрдә ничә килограмм шикәр алып була?” дигән сорауга конкрет саннар китерә. Башка “гадәти булмаган” мәгълүматлар да тарата радио.

Иртәнге якта булганлыктан, бу “кызык”ны “тәлинкә”ләре аша бөтен авыл халкы исе китеп тыңлый. Бу яңалык иртәгесен үк район түрәләренә барып ирешә. Моның өчен кемнәргә “нәрсә эләккәндер”, анысын әйтә алмыйм. Мөгаен, ул вакытта “дошман” радиолары дулкыннарын “глушить итү” булмагандыр. Шуңа эләккән ул радиоузел алгычына.

Әлеге тапшыру “Америка авазы”ныкы булганмы яки “Азатлык”ныкымы, төгәл әйтә алмыйм. 1953 елда татар телендә “Азатлык” радиосы эшли башлаганчы, берара “Америка авазы” да татар телендә тапшырулар биргән.

Әнә шул балачактан ук чит илдән татар телендә радиотапшыру бирүләре миндә зур кызыксыну уятты, андый тапшыруны тыңлауга ымсындыру калдырды.

Алдагы вакыйгага охшаш хәлне миңа соңгы елларда гына Таузар авылында бүген дә гомер итеп ятучы Әдәрәт ага Габдрахманов сөйләде.

Таузар авылында 1953 елларда ук зур булмаган ГЭС төзелеп, электростанция булганын әйткән идем. Шул ук авылда районда беренчеләрдән булган радиоузел да эшләгән. Әдәрәт абый ул вакытта яшүсмер малай буларак шул электростанциядә моторист булган. Кайвакытларда радиоузелны сүндерү вазыйфасын да аңа йөкләп, радиоузел өчен җаваплы кеше иртәрәк кайтып китә икән.

Кичке сәгать 11дә электростанция һәм радиоузел сүндерелә. Радиоузелны сүндерү алдыннан Әдәрәт радиоалгыч тоткасын боргалап, матур җыр эзләргә тотынган һәм кинәт саф татарча сөйли торган дулкынга “килеп капкан”.

“Мин аны Казан радиосыдыр дип уйладым, – дип сөйли Әдәрәт ага, – башта дөнья хәлләрен сөйләде, аннары бервакыт кайдадыр ниндидер коммунистларны тоттылар дип сөйләүгә күчкәч, минем башыма китереп сукты. Нәрсәдер дөрес эш түгелдер бу дип тиз генә радиоалгычны сүндереп куйдым. Бу вакытта радиоалгыч авазы радиоузел аша Таузарга һәм күрше тирә авылларга таралып өлгергән. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап, кемнәрдер икенче көнне иртүк бу турыда район түрәләренә хәбәр иткәннәр. Шундук мине, радиоузел өчен җаваплы булган Салих абый Булатовны (мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын) һәм авылдан тагын бер түрәне тиз генә районга чакырып алдылар. Анда алар керә торган бүлмәдә үтә кырыс булган Әхмәтҗанов дигән кеше янына керәсе диделәр. Бүлмәгә килеп керүгә Әхмәтҗанов дигән кеше миңа текәлеп карашын ташлады да:
– Бу малайны ник монда алып кердегез? – дип кычкырды.
Мин яланаяк басып тора идем, егылып китә яздым.
– Менә шушы малай тоташтырган инде ул чит ил радиосын, - дип җавап тотты Салих абый.
– Бар ычкын моннан, – диде Әхмәтҗанов миңа карап.
Мин тиз генә кабинеттан чыгып ычкындым. Соңыннан Салих абый миңа бик яхшылап, радиоалгычка кагылырга ярамаганлыгын үзәккә үтәрлек итеп аңлатты. Әле ярый үзе исән-сау калды. Андый-мондый хәл булмады”.

Рәфхәт Зарипов
Татарстан, Балтач районы Түнтәр авылы

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG