Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:51

“Азатлык” радиосы белән 50 ел (6)


Казанда Галиәсгар Камал яшәгән йорт. 1978 елгы фоторәсем

Казанда Галиәсгар Камал яшәгән йорт. 1978 елгы фоторәсем

Мусабай һәм Әнәс Камал

“Кызыл яшьләр”дә эшләгән вакытта Мусабай Галиәсгар Камалның улы Әнәс Камал белән дус булган. Мусабайның 1970 елларда сөйләвенчә, беркөнне эштән кайтканда ул “Тукай бакчасы”нда эскәмиягә утырып ял итә. Шунда аның янына Әнәс килеп утыра һәм елый-елый үзенең үкенүен белдерә.

Әнәс – язучы, драматург, бер пәрдәле пьесалар һәм скетчлар авторы. Бер үк вакытта ул сәхнәдә артист буларак чыгышлар ясаган. 1932-33 елларда колхозлар оешу кампанияләре башлангач, яшь артистлардан концерт-театр бригадалары оештырылган. Бу бригадалар авыллар саен йөреп колхозга керүне мактап агитация ясаган.

Әнәс еллар буе шул бригаданың актив члены була. 1933 елда Әнәснең әтисе вафат булган вакытта да ул кайсыдыр районда гастрольдә кала. Әнәскә телеграмма китерәләр: "Әтиең вафат. Күмәргә кайт!" Бер үк вакытта аның янына ОГПУ (ул вакытта КГБ оешмасы шулай аталган) вәкиле килә. Син "Кайта алмыйм, безнең агит-масса эше бик кызу,"- дип җавап бир ди.

Колхозга агитацияләү әтидән әһәмиятлерәк. Әнәс каршы килә алмый һәм соңыннан гомер буе бу гамәленә үкенеп яши. Әнәс менә шул вакыйгаларга үкенүен Мусабайга сөйли.

Мусабай сугышка китә. Әсирлеккә эләгә. Татар легионында була. Алар янына Муса Җәлил дә килгәләп йөри. Бергәләп, концерт-спектакльләр куюны да оештыралар. Мусабай сугыш беткәч, илгә кайтмый. Илленче елларда "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясендә эшкә урнаша. Ул күбрәк "Чит илләрдә татар тормышы" рубрикасын алып бара иде.

2005 елда “ТЯ”да басылган “Иске Казан буйлап сәяхәтләр”дә Мусабай искә алган “Кызыл яшьләр” редакциясе урнашкан бина искә алынмый. Элеккеге “Кәримовлар типографиясе” түгел микән ул? Әнәс Камал яшәгән Галиәсгар ага йортын да, элекке заманда булган дүрт бакчаны искә ала язма авторы: “Мәхәббәт бакчасы”, “Бию бакчасы”, “Мәйдан бакчасы” һәм “Кайгы бакчасы”. Бу бакчаларның кайсысыдыр Мусабай телендәге “Тукай бакчасы” булырга мөмкин. Кызганыч, Казаныбыз соңгы 20 елда бик нык үзгәрде. Ә без Казаныбызның күпчелек тарихи биналарыннан колак кактык. Иске Казаныбыз тарихын бик начар беләбез.

Рәфхәт Зарипов
Татарстан, Балтач районы Түнтәр авылы

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG