Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” радиосы белән 50 ел (8)


Совет чорындагы радио сигналын томалаугычлар
Совет чорындагы радио сигналын томалаугычлар
Кояшны юрган белән каплап булмый

“Дошман радио”лары саналган "Голос Америки", "Би-би-си", "Немецкая волна" тавышлары махсус совет станцияләре тарафыннан аңламаслык дәрәҗәдә бозылдылар. Бу бозучы-шытырдатучы станцияләрдән рус телендәге "Свобода" һәм татар телендәге "Азатлык"ка карата бөтенләй шәфкать юк. Соңгыларыныкы хәтта бер сүзен дә аңламаслык "югары стадиядә глушить ителә" иде. Әмма табигатьнең үз кануннары бар. Әллә никадәр зур юрган белән дә Җир шарын Кояштан каплап бетереп булмый.

Хикмәт шунда ки, "Азатлык" радиосы ул вакытта 17 һәм 19 метрлы кыска дулкыннарда да эшләде. Советлар илендә чыгарылган радиоалгычлар 25 метрдан башланса да, түбән метрлы диапазоннарда да бозу барыбер бара. Әмма радиодулкыннарның бу диапазонда атмосферада таралуның бик әһәмиятле аерым бер үзенчәлеге бар. Караңгы төшеп 1-2 сәгать эчендә ерактан, ягъни Мюнхеннан, яки Төркиядә урнашкан станциядән безгә бу дулкыннар килеп җитә. Ә менә берничә йөз километрдан “бозгыч” (глушитель) дулкыны килеп җитә алмый. Атмосфера үзлекләренә бәйле рәвештә монда "зона молчания" күренеше "ярдәмгә" килә. Менә шул 1-2 сәгать эчендә 17-19 метрлы дулкыннар безгә килеп ирешә иде.

Заманында рус телле "Свобода" да бик күп информация бирде. "Самиздат" материаллары, "башкача фикерли торган шәхесләр" ("инакомыслящие"): Солженицин, Буковский, Бродский, Мандельштам, Галич, Анна Ахматова, Сахаров кебекләр ул вакытта бик популяр булды. Гомумән, "тыелган җимеш" бик күпләрне ымсындырды. Чөнки алар өчен совет матбугаты ябык иде.

Рәфхәт Зарипов
Татарстан, Балтач районы Түнтәр авылы

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG