Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда боралак казасында өч кеше һәлак булды


Әфганстанның көньягында боралак казасында ким дигәндә өч кеше һәлак булган. Бу хакта җирле полиөиядә хәбәр иттеләр.

Каза Һилменд вилаятендә була. Тикшерүчеләр Русиядә җитештерелгән боралакның очып төшүе аның төзек булмавы белән бәйле булырга мөмкинлеген кире какмый. НАТО көчләре идарәсе боралак казасы турындагы хәбәрне раслады һәм хәрбиләрнең бу хәл турында барлык мәгълүматны җыярга тырышуын әйтте.

Талиплар боралак бәреп төшерелде һәм анда булган барлык юлчылар һәм пилотлар да һәлак булды дип белдерә.
XS
SM
MD
LG