Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” радиосы белән 50 ел (10)


Пропагандист, лектор һәм агитатор

Совет чорында КПСС члены һәм укытучы буларак мин 26 ел дәвамында партиягә пропагандист һәм лектор булып хезмәт иттем. Бу вазыйфалар минем бик күп вакытымны алды һәм моның өчен бер тиен дә хезмәт хакы түләнмәде. Юк, мин моңа зарланмыйм. Даими рәвештә халык белән эшләү үзе бер бәхет булды. Ел саен октябрьдан май аена кадәр атнага бер мәртәбә авылда коммунистлар өчен партия политикасын төшендерү буенча дәресләр алып барам. Ел саен укыту прораммасы үзгәреп торса да, көндәлек дөнья яңалыклары, илнең эчке һәм тышкы политикасы көн үзәгендә. Дәресләрдә 20-25 коммунист катнаша. Атна саен авыл “дежурные” партия оешмасы секретаре биргән исемлек белән укуга чакырып кул куйдырып йөри.

Дәресләрне алып баручы мин пропагандист дип аталам. Моннан тыш, ике айга бер мәртәбә авыл клубында бөтен авыл халкы өчен “халыкара хәл”, “илнең эчке һәм тышкы политикасы” темаларына берәр сәгатьлек лекция сөйлим. Гадәттә клубка халык күп җыйнала. Яшьләр дә, урта һәм олы яшьтәгеләр дә яңалыклар, дөнья хәлләре белән кызыксына. Сорауларга җавап бирүләр белән кайбер вакытта бу очрашу бер сәгатьтән артып та китә. Бу вазифа “Белем” җәмгыте члены буларак, лектор дип атала. Партиянең район комитеты идеология бүлеге ай саен пропагандистларны районга семинарга җыя. Районның баш идеологлары һәм Казаннан килгән кайсыдыр лектор чыгышлары була. Монда партия идеологиясе һәм дөнья хәлләре турында сөйләнә.

Без авыл пропагандистлары һәм лекторлары районда ишетеп кайтканнарны һәм радио-матбугаттан туплаган мәгълүматны халыкка җиткерәбез. Үзебезнең политдәресләрдә һәм лекцияләрдә кулланабыз. Ул гына түгел, политдәресләрдә һәм клубтагы лекцияләрдә, чыганакны күрсәтмичә генә, “дошман радиолары”ннан һәм “Азатлык”тан туплаган мәгълүматларымны әз-әзләп чыгышыма “кыстырып” җибәрәм. Бу мәгълүматларны мәктәп балаларына дәрес биргәндә дә, адресын күрсәтмичә генә, кирәк кадәр файдаланам. Ул чорларда, хәтта дөньяның кайсыдыр почмагында булып яткан, хәтта СССР халкы өчен бернинди “политик куркыныч тудырмаган” яңалыкларны да, “дошман радиосы” сөйләп ике көн үткәннән соң гына совет радиосы бирә. Дөньда булган нинди дә булса вакыйганы совет халкына җиткергәнче, бу мәгълүматны Кремль идеологлары тикшереп, радиодан укырга рөхсәт булганчы ике көн вакыт үтә иде. Авыл халкы арасында минем арттан сөйләүчеләр дә булгалады: “каян белә ул бу кадәр мәгълүматны” дип. Икенчеләре тынычландыра иде: “каян белсен ди, ай саен районга җыялар бит аларны. Анда Казаннан килгән лектор яшерен мәгълүматларны сөйли аларга”.

Бу юнәлештә мин ялгыз түгел идем. Авыллар саен халыкара хәл темасына партия политикасын чагылдырып, клубларда халык алдында лекция сөйләп йөргән фикердәшләрем -- Карадуган мәктәбе директоры Бакый ага Зыятдинов (хәзер аңа 82 яшь), Чепья мәктәбе директоры Ягъфәр Яппаров, КПСС райкомы лекторы Илдус Юнысов (бу икесе мәрхүмнәр) булдылар. Без уртак фикердә идек. Чит ил радиоларын, шул исәптән “Азатлык” һәм “Свобода” радиоларын тыңларга омтыла идек, фикер алыштык. Сталин чоры булса, безне терәп атарлар иде, билгеле. Эчебездә ут янса да, партия политикасының черек икәнен белсәк тә, партиянең төп линиясеннән бик тайпыла алмадык. Хәтеремдә, 1979 елның декабрендә СССР Әфганстанга бәреп кергәч тә, мин авыл клубында бөтен халык алдында сәгать буе Әфганстанга керүнең кирәк булуын исбаларга тырыштым. Имеш, без кермәсәк, Америка шунда кереп, тау башына локаторларын, ракеталарын куячак. Бакудагы локаторлар гына бу зонаны каплый алмый, дидем. Авылдаш егетләр әфган сугышында булса да, Аллага шөкер, авылыбыздан корбаннар булмады. Шуңа куанам. Шулай да бөтен авыл халкы алдындагы ул чыгышым өчен бүген дә үкенәм.

Коммунистлар партиясе таркалганчы чит ил радиоларын, шул исәптән “Азатлык”ны тыңлау, бу мәгълүматларны халык алдында сөйләгәндә файдалану турында бервакытта да теш арасыннан бер хәреф “ычкындыру” да булмады. Ычкындырсаң, беттең дигән сүз. 70нче елларда Янгул авылыннан бер укытучы егет төннәр буе чит ил радиоларын һәм “Азатлык”ны тыңлап яткан-яткан да, башы бераз авышканмы (әллә авышмаганмы) Берләшкән Милләтләр Оешмасына хат язып, почта әрҗәсенә салган. Хат Казаннан ары узмаган, билгеле. Хатны район түрәләренә кайтарганнар. Егетне Казанга психик авырулар клиникасына алып киттеләр. Ул шуннан кире кайта алмады.

Рәфхәт Зарипов
Татарстан, Балтач районы Түнтәр авылы

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG