Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә милли оешмаларны иске Яңа ел берләштерә


Кыш бабай һәм Кар кызы
Кыш бабай һәм Кар кызы

Удмуртиядә 30дан артык милли-мәдәни оешма республиканың Милли сәясәт министрлыгы канаты астында тупланган. Ел башында шушы оешмаларны иске Яңа ел бәйрәменә бергә җыю инде гадәткә әверелде. 13 гыйнвар кичендә барлык оешма вәкилләре республиканың Халыклар дуслыгы йортына бәйрәмгә җыелды.


Ел саен бәйрәм үзенчәлекле төс ала. Үткән елларда зур залда оешмалар милли ашамлыклар әзерләп, шунда үзенчәлекле ярышлар оештырылса, быел һәр оешмадан Кыш бабай һәм Кар кызы өчен бәйге әзерләнгән. Анда һәр милләт үз халкының гореф-гадәтләре нигезендә тамаша әзерләгән. Удмуртлар оешмасыннан Тол бабай – Кыш бабай оешмалардан берәр әгъзаны үз янына чакырып, табышмакларга җаваплар таптырды һәм үзенчәлекле бүләкләр тапшырды.

Мари-мордва халкы җырлы-биюле тамаша әзерләгән иде, азәрбайҗан оешмасы вәкилләре алар халкы өчен яңа ел Нәүрүз бәйрәме булуын, төрки календарь буенча Яңа елны 21 мартта каршы алуын җиткерде. Әмма шуңа да карамастан, милләтләрнең яңа ел кичәсендә катнашырга карар кабул итүләрен һәм бу уңайдан кызыклы сәхнә күренеше әзерләгәннәр.

Сәхнәдә - Азәрбайҗан оешмасы вәкилләре
Сәхнәдә - Азәрбайҗан оешмасы вәкилләре
Татар оешмасыннан Кыш бабай һәм Кар кызы – Рөстәм Габдрәхимов һәм Наилә Сәлахова да үзләрен сынатмады. Кызыклы итеп мили ризыгыбыз чәк-чәкне тәкъдим итте. Яшьләр осталыгын татарча биюдә күрсәтте.

Шундый барлык милләтләрне берләштергән кичәләрнең кирәклеген дә билгеләде “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Айгөл Габдрәхимова.

Милли оешма җитәкчеләре – татар иҗтимагый үзәге рәисе Фнүн Мирзаянов һәм татарлар мохтарияте рәисе Нәзирә Касимова да әлеге чараның мөһимлегенә басым ясады.

Аралашу һәр милләтнең милли ашларыннан әзерләгән чәйле өстәл артында дәвам итте. Тантана залында милли Кыш бабай бәйгесендә унбер оешма вәкилләре катнашса, чәйле өстәлләр урнашкан залда башка милли оешмалардан вәкилләр үзләрен күрсәтә алды. Алар милли ризыклар белән генә чикләнмәде, җырлар белән дә сыйлады.
Тамашачылар
Тамашачылар
XS
SM
MD
LG