Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:03

Татар әдәбияты тарихы галиме Әнвәр Шәрипов Гәбдерәхим Утыз Имәни, Кол Шәриф, татар балалар әдәбияты хакында күп кенә китаплар, мәкаләләр язды. Шушы көннәрдә галимнең үзенә, аның эшчәнлегенә кагылышлы китап басылды.


Педагог Әнвәр Шәрипов 1941 елда Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туып үсә. КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Армия хезмәтенә кадәр кайбер район газетлары, “Татарстан яшьләре” һәм башка басмаларда эшли.

1973 елда Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 2001 елда ул “Борынгы төрки һәм урта гасырлар төрки-татар әдәбиятында шигъри жанрлар системасы” дигән темага доктор исемен ала, шул еллардан бирле дистәдән артык китап, фәнни мәкаләләр яза.

Китапны студент яза


Күптән түгел “Әнвәр Шәриповның фәнни-тәнкыйди һәм әдәби эшчәнлеге” исеме белән яңа китап дөнья күрде. Китап Чаллы педагогия институты студенты Люзия Шәрипова (галимнең фамилиядәше) туплаган язмаларга нигезләнгән. Профессор Шәрипов озак еллар шушы институтта белем бирә. Сүз башыбыз студентлар белән бәйле.

“Бу институтта Татарстанның көнчыгыш районнарыннан килеп укучылар күбрәк. Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Азнакай районнарында татар теленә игътибар бар әле. Безгә менә шул районнардан киләләр. Студентка борынгы татар әдәбияты фәнен өйрәнү күңелсез түгелдер. Барысы да укытучыдан тора. Укытучы баланы милли җәүһәрләр белән кызыксындыра ала икән, студент укыр. Укыту барышында күргәзмә әсбаплар булуы да шарт. “Кыйссаи Йосыф” кебек әсәрләрне тетрәндерерлек итеп җиткерә белү сорала. Студент тарихи язмаларга омтыла башлый мондый дәресләрдән соң.

Архивларны өйрәнү кирәк

Татар әдәбиятының, сәнгатенең тарихи истәлекләре бар дөньяга таралган. 1552 елдан соң яндырудан, талаудан соң калган кулъязмалар Төркиядә дә, гарәп илләрендә дә, Кытайда да бардыр дип исәплим. Бу җирләрдә озак, дәвамлы итеп архивларда утырырга кирәк. Тарихыбызга кагылышлы бик кызыклы материаллар табарга булыр иде, дип исәплим. Алардан башка тарихыбызны күзаллау бик кыен”, дигән фикер белән яши Әнвәр Шәрипов.

Әлеге китапта Әнвәр әфәнденең замандашлары, Казан, Чаллы, Алабуга галимнәре аның эшенә төрле яклап бәя бирәләр, сүзләрен җиткерәләр.

XS
SM
MD
LG