Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә автомат салынган әрҗәләр дә сатыла


Автоматлар салына торган әрҗәләр
Автоматлар салына торган әрҗәләр

Удмуртиядәге “Ижмаш” заводында Калашников автоматлары салынган әрҗәләрнең бер өлешен пенсионерга сатканнар, бер өлешен чүплеккә алып барып аударганнар.


Куллану вакыты чыккан коралны җитештерелгән заводка китереп, аннан кирәк җиһазларын алып калып, калган өлешен яңадан эретүгә җибәрәләр. Бөтенләй кулланырга ярамаган өлеше исә сытылып, изелеп чүплеккә ташлана. “Ижмашта” корал салына торган әрҗәләр дә тимер эләктергечләре алынганнан соң йомычка хәленә китереп сытыла.

79 Калашников автоматы исә, бөтенләй башка язмышка дучар була.

12 гыйнвар көнне йомычкаларны чүплеккә ташучы КамАЗ машинасында эшләүче үзенә сытылмаган әрҗәләр кирәк булуын әйтеп, аларны төятеп, заводтан алып чыгып китә. Акча эшләп алу нияте белән ул бу әрҗәләрнең бер өлешен шул тирәдәге авылларның берсендә яшәүчегә 500 сумга гына утынга дип сата. Калган әрҗәләрен алучы булмый күрәсең, аларын чүплеккә (хәрби полигонга) алып барып бушата.

Удмуртиянең эчке эшләр министры Александр Первухин әлеге шау-шу чыккач үткән матбугат очрашуында автоматларның ничек табылуы турында тәгаенләп тормады. Первухин сүзләренчә, “КамАЗ” йөртүче әрҗәләр эчендә булган 20 автоматны да пенсионерга калдырып киткән. Калган 59-ын полиция хезмәткәрләре караңгы төнгә кадәр эзләп чүплектән таба.

izhlife сәхифәсе исә, Совхозное авылында яшәүче пенсионер әрҗәләрдән автоматлар килеп чыгу турында полициягә барып әйткән, дип белдерә. Пенсионер мичкә ягу өчен сатып алган әрҗәләр эченнән 80 автомат, 253 магазин һәм башка җиһазлар да чыккан, дип белдерә әлеге сәхифә.

Первухин сүзләренчә, бу корал “Ижмаш” заводына 30 декабрь көнне китерелгән була.

Удмуртия президенты Александр Волков “Ижмаш”та булган бу хәлне “җитди эшләр колхоз дәрәҗәсендә хәл ителә” дип бәяләде.

“Ижмаш”тагы бу вакыйга Русия хәрби сәнәгатендәге контрольсезлекнең, кем нәрсә тели шуны майтара алуның тагын бер мисалы булып тора.
XS
SM
MD
LG