Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:36

2011 елда Оренбур өлкәсенең Татар Каргалы авылында йөз бала дөньяга килде. Соңгы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, төбәктә яшәүчеләрнең саны ике йөз меңгә кимегән булса, татар авылында киресенчә, арткан.


2011 елның Яңа ел кичәсендә дөньяга аваз салган Рөстәм Татар Каргалы авылында йөзенче бала булып туды. Эдуард белән Гөлнара Ягъфәровларның зур кызлары Әлинәгә инде 17 яшь. “Инде апасы үскән бишекнең дә хәзер кирәге чыкты, Рөстәмне үстерергә ярдәм итүчеләр дә күп”, дип куанып сөйләде әни кеше.

Гөлнара Ягъфәрова улы Рөстәм белән

Гөлнара Ягъфәрова улы Рөстәм белән

Балалар табибы Гүзәл Зәбировага озынлыгы дүрт чакрымнан артык булган авылда көненә берничә чакрым үтәргә туры килә. Ләкин ул зарланмый, чөнки Гүзәл үз эшен яратып эшли.

”2011 елда авылыбызда 58 малай, 42 кыз туды. Бу 2010 ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк”, дип сөйләде балалар табибы Гүзәл Зәбирова.

Табиб чираттагы гаиләгә – Уразовларга юл тотты.

“5 көнлек кызыбызның әлегә исеме юк, дүртенче балага исем сайлау кыенрак икән”, ди гаилә башлыгы Илдус Уразов.

Лениза Уразова кызы белән

Лениза Уразова кызы белән

Әниләре Лениза Уразова: ”Зур кызыбыз Азалиягә 16 яшь, ә игезәк улларыбыз Данил белән Динисламга 12 яшь. Алар безнең ярдәмчеләребез”, дип горурланып сөйләде.

Дүртенче баланың тууы – бу тату, ишле гаилә өчен көтелгән куаныч. Гаиләнең алтынчы кешесе бөтен игътибарны җәлеп итсә дә, гаилә үз тормышы белән яшәвен дәвам итә. “Нәни безгә өстәмә яшәү стимулы гына”, ди бәхетле гаилә.

Каргалы авылы зурая, яшь гаиләләр арта, шәһәргә китмичә авылда йортлар төзиләр, гаиләләрдә балалар туа – шулай итеп, яңа микрорайон барлыкка килә.

Балалар табибы Гүзәл Зәбирова

Балалар табибы Гүзәл Зәбирова

Яңа проект буенча 160 йортка газ үткәрү каралган. Авылга газ кергәненә дә инде дистә еллар. Әлеге яңа проект ике елга каралган. Узган елда өлкә буенча газ кертү өчен 773 миллион тотылган булса, шуларның 1,5 миллионы Каргалыга бирелде. 2012 елда әлеге суммага тагы 6,5 миллион өстәләчәк.

Төбәктә 70кә якын татар авылы бар. Бер елдан үзенең 270 еллык тарихын билгеләп үтәчәк Татар Каргалы авылы – Оренбур өлкәсендә иң зур татар авылы булып тора. Бүгенге көндә авылда 4 меңнән артык халык яшәсә, 1917 елга кадәр анда 10 меңләп кеше гомер иткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG