Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда катнаш никахлар арта бара


Соңгы өч елда Татарстанда катнаш никахлар арткан. Ләкин кавышучылар арасында милләтләрен күрсәтмәүчеләр дә булу сәбәпле, бу өлкәдә төгәл санны белү мөмкин түгел диярлек.


Узган елны ЗАГС идарәсе статистикага нигезләнеп катнаш никахлы гаиләләр ныграк була дигән нәтиҗә чыгарган иде. Әлбәттә, моңа икеләнеп караучылар шактый булды. Чынлыкта да саннарга караганда хәл шулайрак килеп чыга кебек. Ләкин ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Борис Хафизов "Азатлык"ка биргән әңгәмәсендә, бу мәгълүматларга бик сак карарга кирәклеген әйтте.

Аның сүзләренчә, соңгы өч елда республикада катнаш никахлар саны арта бара. 2011 елны төрле милләттән булучылар арасында 7 мең 881 никах теркәлгән булса, аңа кадәр ул - 6 мең 650 иде. 2009 елда бу сан - 6 мең 410 булды.

“Татарстандагы һәр бишенче никах - катнаш. Ул барлык никахларның 20-22% тәшкил итә. 2009 елга кадәр төрле милләттән булучылар арасында никахлар бераз кимүгә таба киткән иде. Мисал өчен, 2007 елда 7 мең 387 очрак иде, аннары 2008 елда - 6 мең 760ка калды. Һәм менә әйткәнемчә 2009 елда иң түбән күрсәткеч булды. Шуннан тагын үсеш китте”, ди Хафизов.

Шул ук вакытта ул бу мәгълүматларның бик үк төгәл булмавын әйтә. Ник дигәндә, Русия кануны нигезендә никахны теркәгәндә дә, аерылышканда да кешеләргә милләтен күрсәтү мәҗбүри түгел.

“Акт кәгазендә ул юл бар-барын, ләкин аны теләгән кеше генә тутыра. Шуңа бөтен 100% гражданнар үзләренең милләтләрен күрсәтмәгәнгә күрә, бу мәгълүмат объектив була алмый. Бу саннар чагыштырмача гына шулай килеп чыга”, ди ул.

Димәк, узган ел язылышкан җиде меңнән артык катнаш никахтагылар инде үз милләтен күрсәткән һәм аларның саны төгәл. Шул ук вакытта милләтне күрсәтмәүчеләрне искә алганда, бу сан тагын да күбрәк булырга мөмкин кебек тоела. Ләкин моны фаразларга гына кала, ди белгеч.

Әлбәттә, төрле милләттән гаилә коручылар арасында иң күп санны татар белән урыслар арасындагы никахлар тәшкил итә, аннан соң татар белән чуашлар һәм башка милләтләр килә икән.

ЗАГС идарәсе быел гомумән гаилә коручылар саны 15% артканын әйтә. Шул ук вакытта аерылышучылар саны да 5,6% үскән һәм 14 мең 750 очракны тәшкил итә. Иң кызыгы, алар арасында 1 мең 640 гына катнаш никахларга туры килә. Ягъни – 11,01%.

Ләкин Борис Хафизов әйтүенчә, бу сан шулай ук төгәл түгел.

“Әгәр гаилә корганда яшьләрнең күбесе милләтен күрсәтсә дә, аерылышканда аларның кәефләрен үзегез беләсез... Шуңа бу саннар бераз түбәнрәк шикелле. Аерылышканда күбесе милләтен күрсәтергә теләми. Шуңа милләтара никахлар ныграк кебек килеп чыга. Әмма мин моның белән бөтенләй килешеп бетә алмыйм. Мисал өчен, ноябрьдә төгәлрәк анализ ясый башлагач, татар белән татар арасындагы никахлар ныграк дигән нәтиҗәгә килдек. Каршылыклы мәгълүмат килеп чыга.”, ди ул.
XS
SM
MD
LG