Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:33

Казакъстанда парламент сайлавының соңгы нәтиҗәләре игълан ителде


Казакъстан парламентына сайлауда иң күп тавышны президент тарафлы «Нур Отан» партиясе казанды. Үзәк сайлау комиссиясенең соңгы мәгълүматларына караганда, алар 81%ка якын тавыш җыйган һәм Мәҗлестә(парламентта) 83 урынны алачак.

Җиде проценттан аз гына күбрәк тавыш казанган «Ак юл» һәм Коммунистлар фиркасенә сигез һәм җиде урын каралган.

Тагын дүрт партия ике проценттан да азрак тавыш җыйды һәм парламентка эләгә алмады.

Оппозициядәге гомуммилли социаль-демократик партиянең вәкилләре бүген Алматыда рәсми мәгълүматларга каршы чара уздырды. Анда барлыгы 200дән артык кеше катнашты.

Алдагы көнне Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре Казакъстандагы сайлаулар хөкүмәт тарафыннан контрольдә тотылды дип әйтте.

БДБ илләре күзәтүчеләре киресенчә аларны гадел узды дип таныды. Әлеге төркемгә Татарстан күзәтүчеләре дә кергән иде.

XS
SM
MD
LG