Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:30

Мәскәүдә АКШның яңа илчесе оппозиционерлар белән очрашты


Бүген Мәскәүдә АКШның Русиядәге яңа илчесе Майкл Макфол оппозиция вәкилләре белән очрашты.

Анда Дәүләт Думасының халыкара комитеты рәисенең беренче урынбасары, КПРФ фракциясе вәкиле Леонид Калашников, «Гадел Русия» фракциясе вәкилләре Оксана Дмитриева һәм Илья Пономарев, шулай ук «Яблоко» фиркасе башлыгы Сергей Митрохин, теркәлмәгән «Халык иреге партиясе» рәистәшләре Борис Немцов һәм Владимир Рыжков чакырылган иде.

Кушма Штатлар ягыннан шулай ук АКШ дәүләт секретаре урынбасары Уильям Бернс катнашты.

«Интерфакс» хәбәр итүенчә, орчашуда нигездә декабрь сайлавыннан соң Русиядәге сәяси вәзгыять һәм президент сайлау кампаниясе барышы турында фикер алышканнар.

Оппозиционерлар американ дипломатларына 4 февральдә Мәскәүдә узарга тиешле каршылык чарасы турында да сөйләделәр.

XS
SM
MD
LG