Accessibility links

Казанда тоткарлау вакытында үтерелгән Рөстәм Йосыпов хатыны Лениза иреккә чыгарылган


Бүген тикшерүчеләр Казанда 12 гыйнвар көнне тоткарлау вакытында үтерелгән Рөстәм Йосыповның хатыны Лениза Йосыпованы иреккә чыгарды. «Бизнес Online» хәбәр итүенчә, ул шул ук көнне тоткарланган иде, сораштыру алганнан соң аны җибәргәннәр.

«Ул бернидә шикләнелми. Барлык кирәк булган әйберне сорадык. Әгәр ихтыяҗ чыкса тагын чакыртачакбыз. Ләкин әлегә мондый ихтыяҗ юк», диделәр Русиянең Татарстандагы тикшерү комитетында.

Шул ук вакытта Рөстәм Йосыповның ярдәмчеләре Үзбәкстан ватандашы булган 44 яшьлек Радик Вәлиев һәм Татарстан кешесе Рәүф Ситдыйков тоткарланган. Мәхкәмә карары нигезендә, алар кулга алынган. Хәзер аларның теракт әзерләүгә катнашлыгы тикшерелә.
XS
SM
MD
LG