Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ленар Сафин: "Президент карары тикшерелми, үтәлә генә"


Чараны район вәкилләре видеоконференция рәвешендә ишетеп һәм күреп тора алды.
Чараны район вәкилләре видеоконференция рәвешендә ишетеп һәм күреп тора алды.

Сишәмбе Казанда үткән брифингта сүз җәмәгать транспортында бер алынып аннары кире кайтарылган ташламалар турында барды.


Татарстанда бер миллионнан артык ташламалы юл йөрү хокукына ия кеше исәпләнә. Аларның нибары 16%ы гына бу хокукларыннан файдалана. Тик моңа карамастан узган декабрь аенда Татарстан Министрлар кабинеты 1017 һәм 1018 санлы карар чыгарып пенсиядәгеләргә бер айга 30 тапкыр гына җәмәгать транспортыннан файдалану мөмкинлеге калдырмакчы иде. Әмма бу карарның гомере бер айга да тулмады.

Пенсиядәгеләрнең ташламалы юл йөрү хокукын чикләгән хөкүмәтнең әлеге карарын казаннар, түрәләрнең үзләренә яңа ел “күчтәнәче” итеп кабул иткән иде. Әлбәттә, тискәре мәгънәдә. Әлеге яңа ел “күчтәнәчен” алмау, ягъни аны гамәлдән чыгару өчен Казанда башта, узган елның 29 декабрендә, аннан соң быелның 9 гыйнварында урам җыеннары уздырылган иде.

Күрәсең, әлеге ризасызлык чараларының да тәэсире белән, 13 гыйнвар көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт карарын гамәлдән чыгарды. Бүген исә җәмәгать транспортыннан ташламалы файдаланучыларның хокуклары һәм башка темалар турында брифинг үткәреп таныштырдылар. Чарада сөйләшенгәннәрне район вәкилләре дә видеоконференция формасында ишетеп һәм күреп тора алды.

“Гыйнварда элекке карталар белән йөреп булачак”

Татарстан юл һәм транспорт министры Ленар Сафин сүзләренчә, ташламалы юл йөрү хокукына ия булучы гражданнар гыйнвар аенда элек таратылган бердәм социаль юл йөрү картасыннан файдаланып торачак.

Искеләрен кондуктор яисә автобус йөртүче алып калырга тиеш түгел. Моңа кадәр кайбер автобус йөртүчеләр һәм кондукторларның ташламалы билетларны алып калулары турында да матбугатта язмалар чыккан иде.

Ә беренче февральдән ташламачыларга ташламалы юл йөрү билетының яңасы биреләчәк.

Быелның беренче кварталында республиканың Чаллы, Түбән Кама. Әлмәт, Яшел Үзән кебек эре шәһәрләрендә транспорт картасын гамәлгә кертү планлаштырыла.

“Транспортчылар 1 миллиард сум алып җиткермәгән”

Сафин сүзләренчә, яңа елга кадәр хөкүмәт карары нигезендә ташламалы юл йөрүчеләрнең ташламаларын чикләүгә бу категория гражданнарны йөртү өчен каралган финансларның транспортчыларга килеп җитмәве этәргән. Транспорт оешмалары ташламачыларга хезмәт күрсәткәндә 1 миллиард сумлык керемен югалта, дип тә өстәде ул.

Татарстанда ташламалардан файдаланырга хокукы булган 1 миллионнан артык кеше исәпләнсә дә, аларның 180 меңләбе генә транспорт картасы һәм бердәм социаль юл йөрү билетларыннан файдалана. Ел саен Татарстан бюджетыннан әлеге максаттан чыгып акча бүлеп бирелә. Быел исә бу сан 3 миллиардка якын.

Брифингта саннар, компенсация күләмнәре, керемнәр, чыгымнар турында күп сөйләнде. Транспотчыларның чыгымнарын ничек итеп каплау мәсьәләсе алга таба тикшереләчәк, дип әйтелде.

Башта алалар, аннан кайтаралар

Шунысы гаҗәп, мәсьәләгә чишелеш юлларын эзләүне түрәләр ни өчен 19 декабрьгә кадәр үк эзләмәде икән? Әллә инде халыктан бу хәлгә моның кадәр үк зур реакция булыр дип көтмәделәрме? Яисә, халыкны бәхетле итәсең килсә, башта аның әйберен тартып ал, һәм аңа яңадан бу әйберне кире тапшыр дигән гыйбарә буенча эш иттеләрме?

Әмма ничек кенә булмасын, пенсиядәгеләрнең мөрәҗәгатенә Татарстан президенты игътибар итте. Министрлар кабинеты карары гамәлдән чыгарылды. Тиешле чишелеш юллары эзләү өчен фәрман бирелде.

“Президент карары тикшерелми”

"Ни өчен халык мәнфәгате тагын да алданрак кайгыртылмады, әллә соң халыкның үз тавышын ишеттерер өчен аның урамга чыгып ризасызлык белдерүен көттегезме?" дигән сорауга юл һәм транспорт министры Ленар Сафин, "бу карар мәҗбүр калганлыктан чыгып кабул ителгән иде. Чөнки соңгы елларда транспортчылар барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә татыдылар. Һәм без бу чарага мөрәҗәгать иттек. Әмма хәзер президент кабул иткән карар бар. Президент карары тикшерелми, ә бары үтәлә генә", дип җавап бирде.
XS
SM
MD
LG