Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:10

Коммунистлар фиркасе һәм «Гадел Русия» оппозиция митингы оештыру комитетына керде


Русия Дәүләт Думасындагы ике фирка – Коммунистлар партиясе һәм «Гадел Русия» үзләренең вәкилләрен «Гадел сайлау» митингын оештыру комитетына кертү турында рәсми карар кабул итте.

«Интерфакс» хәбәр итүенчә, мондый вәкаләтләр «Гадел Русия» фракциясе башлыгы урынбасары Геннадий Гудков һәм Коммунистлар фиркасеннән депутат Евгений Доровинга бирелгән.

Элекке Русия финанс министры Алексей Кудрин митингның оештыру комитетына хакимият белән диалог алып бару өчен махсус вәкилләр сайларга һәм шулай ук сөйләшүләргә парламент оппозициясен җәлеп итү турында белдергән иде. Чираттагы митинг 4 февральгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG