Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида Таулы Карабах низагына бәйле саммит узачак


23 гыйнвар көнне Сочида Таулы Карабах низагын чишүгә бәйле саммит узачак. Анда Русия, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан президентлары Дмитрий Медведев, Серж Саргсян һәм Илһам Алиев катнашачак.

Шул ук көнгә Медведевның Саргсян һәм Алиев белән икеяклы сөйләшүләре дә планлаштырылган.

Таулы Карабах низагын чишү мәсьәләсенә бәйле сөйләшүләр узган елның 24 июнендә Казанда да үткән иде. Әмма анда Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан президентлары "төп принциплар” мәсьәләсендә килешүгә ирешә алмады.
XS
SM
MD
LG