Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокурор Чайка Медведевка сайлау хәрәмләшүләре турында хисап тотты


Русиядә узган парламент сайлавында өч меңгә якын сайлау канунын бозу очрагы ачыкланган. Бу хакта Русия президенты Дмитрий Медведевка генераль прокурор Юрий Чайка тәкъдим иткән тулы булмаган хисапта әйтелә.

Барлыгы 95 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Прокурорлар шулай ук тикшерү оешмаларына җинаять эшен башлау турында алты йөкләмә юллаган. Ике җинаять эше инде ачылган.

Барлыгы сайлау кампаниясе барышында канун бозулар турында ике меңнән артык хәбәр килгән. Шуларның 300ендә тикшерүләр бара.
XS
SM
MD
LG