Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигә татарлар үзләре теләп муеннарына тәре тага?


"Яшьләрдә мәхәббәтнең олугын тәрбияләргә кирәк – ул динебез исламга мәхәббәт”
"Яшьләрдә мәхәббәтнең олугын тәрбияләргә кирәк – ул динебез исламга мәхәббәт”

Соңгы елларда җәмгыятебез тәрбия өлкәсендә ирешелгән уңышларны саклыйсы урынга, әхлаксызлык капкасын ачты. Матбугатның зур өлеше йөгәнсезлекне алга сөрә.


Әллә укытучылар булдыксыз, әллә булдыксыз булып кыланалар. Һәр мәктәптә диярлек 50-60 укытучы. Бу гаҗәеп зур интеллектуаль көч. Бүгенге көндә барлык атаклы педагогларны инкарь итеп, бердәнбер дәва чарасы итеп попларны күрергә тырышалар. Әкренләп чиркәү методик үзәккә әйләнеп бара.

Раштуада суларны да чукындыралар. Алайса нигә соң кешеләр шул кадәр бозык икән соң? Әллә начар чукындыралармы? Әллә чукындырган суны эчкәнгә шул көнгә төштекме?

Самарның дәрәҗәле, күпчелек бай балалары укый торган мәктәпкә атакай килеп коридорларны, диварларны, парта-өстәлләрне чукындырып йөргән. Ә чукындыруның очы балаларга барып тоташмас дип кем әйтә ала?

Димәк, мәктәпләрдә бер генә тәртипсез бала да булмаячак? Димәк, барлык укучылар да фәннәрне бишле һәм дүртле билгеләренә генә үзләштерәчәк?

Ирекле җәмгыятьтә яшибез. Беркемне дә көчләп чукындырмыйлар. Татар кызлары үзләре чукыналар. Мин белгәне генә дә, узган елны урыска кияүгә чыккан дистәләгән татар кызы чиркәүгә барып чукындылар. Игътибарга лаек күренеш, барчасы да саф татар авылларында үскән балалар.

Катнаш никахтагы гаиләләрдә бер баласы чиркәүгә, икенчесе мәчеткә йөргәннәре дә гадәткә кереп бара.

Узган елны минем янга бер ханым килеп эченә сыймаганны сөйләп китте.

”Шамил, син Азатлыкка барлык хәбәрләрне ирештереп торасың. Безнең нәселдә булган хәлне дә яңгырат әле. Бәлки сабак булыр башкаларга. Абыебыз егет чагында марҗа кызына өйләнде. Кыз ислам кабул итте. Исемен үзебезчәгә алмаштырды. Башыннан яулыгын салмады. Ураза тотты. Дини ашлар уздырды. Намазда булды. Балалар үстерде. Озак чирләми генә үлеп китте.

Туганнар белән җыелышып җиңгине юарга әзерләргә бардык. Чишендердек. Күкрәкчәләрен салдырсак, ике күкрәкчәсе эчендә гомер буе ике тәре йөрткән”, дип көрсенеп сөйләде ханым.

Исламның өстенлеген аңлатучы юк

Бүген Европаның традицион христиан динендәгеләр күпләп ислам кабул итә. Ни өчен татарлар үзләре теләп муеннарына тәре тага?

Шул сорау белән мин Самар абыстае Асия апа Яруллинага мөрәҗәгать иттем.

“Сәбәбе бик өстә ята. Гаиләдә балаларга динебез исламның өстенлекләрен аңлатучы юк. Сөйләү генә дә аз. Исламча яшәп күрсәтергә кирәк. Татар гаиләсенә икенче диннең әхлакый нормалары, икенче халык гореф-гадәтләре урнашып бара. Ата-ана намазсыз. Хәләл булмаган ризыклар белән тукланалар. Хәрам күп. Ярым шәрәлек. Үзебезнең пакъ динебезнең таләпләрен сеңдергән гаиләләрдә андый тайпылулар булмый. Без хәзрәт белән бертуктаусыз халыкка аңлатабыз, сөйлибез.

Бүген никах укытасыз, иртәгә улап-улап ресторанда аракы эчәсез. Шуннан соң балаларыгызның бәхетсезлегенә сыкранып йөрисез. Бәхетсезлек икейөзлелектән килә. Урыска кияүгә чыгалар да, марҗага өйләнәләр дә никахта ватып-җимереп, ата-ана суфлерлыгында хәзрәт алдында иман китерәләр. Ләкин бу иман телдән генә яңгырый. Калебтән чыгып телдән яңгыраган иман гына үз кыйбласыннан тайпылмый, үзенең нигезен югалтмый. Яшьләрдә иң элек мәхәббәтнең олугын тәрбияләргә кирәк – ул динебез исламга мәхәббәт”, диде Асия апа.

Самар чиркәүләрендә атакайлар вәгазьләрендә миссионерлык эшләрен яхшы алып баралар. Яңа ел чыгышында Баш атакай Кирилл да миссионерлыкны төп вазифаларының берсе итеп китерде.

“Һәр бала мөселман булып туа. Аны аннары ата-аналары йә христиан, йә яһүди, йә потка табынучы итә. Балагызга җиде яшь тулгач догалар өйрәтегез. Яше ун тулгач намазга бастырыгыз”, дигән Мөхәммәд пәйгамбәр.

Изге Китабыбыз безләргә түбәндәге вазифаларны калдырган:

Үзебезне сакларга.
Нәселебезне сакларга.
Акылыбызны сакларга.
Малыбызны сакларга.
Динебез исламны сакларга.
XS
SM
MD
LG