Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Тәһран атом программасы сөйләшүләрен башларга әзер


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров бүген Мәскәүдә узган матбугат очрашуы барышында Тәһран үзенең атом программасы турында сөйләшүләрне яңартырга әзерлеген әйтте. Аның сүзләренчә, якын көннәрдә Русия башкаласына Иранның иминлек шурасы сәркатибе урынбасары киләчәк. Һәм анда бу мәсьәлә каралачак.

Русия министры шулай ук тагын бер кат Тәһранга каршы чикләүләр атом коралы режимына каршы түгел, ә Иран икътисадын «буу»га юнәлдерелгән булуын әйтте.

Матбугат конференциясе барышында Лавров шулай ук Сүриядәге хәлләргә тукталды. Ул Русия бу илдәге низаг тарафдарларын сөйләшүләр өчен үзендә кабул итәргә әзерлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG