Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:48

18 гыйнварда Википедия энциклопедиясе АКШ конгрессында каралган интернетта пиратлыкка каршы канун өлгесенә протест белдереп, үзенең инглиз телле бүлеген бер тәүлеккә ябып куйды.


“Дистә елдан артык без сезнең өчен дөньяның иң зур энциклопедиясен төзибез. Шушы минутларда АКШ конгрессы ирекле һәм ачык интернетны чикләячәк канун өлгесен карый. Моңа ризасызлык йөзеннән без Википедияне ябып торабыз.” Әлеге аңлатма бүген Википедиянең инглиз бүлеге битендә урнаштырылды.

Һолливуд тарафыннан тәкъдим ителгән кануннар өлгесе кино һәм музыка сәнәгатен интернет пиратларыннан саклау нияте белән әзерләнгән.

Википедия җитәкчесе Джимми Уэлс, Википедия бу адымы белән яхшы уйланылмаган һәм начар әзерләнгән канун өлгеләренә протест белдерә, диде.

Интернеттагы иң зур сәхифәләр моңа протест белдерде, аларның күбесе пиратлардан интернетны чикләмичә дә сакланып була, дип саный.

Рашат Якупов

Рашат Якупов

Google ширкәте протест белдерүен беренче биткә куячагын, әмма үз эшен дәвам итәчәген игълан итте. Twitter башлыгы исә Википедиянең ябылуын “ахмаклык” дип атады.

Шушы канун өлгесе һәм интернеттагы иреклек турында без Википедиянең татар бүлеге идарәчесе Рашат Якуповның фикерен белештек:

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG