Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Иран белән атом програмы турында сөйләшүләр башларга әзер


Иранның АКШ һәм аның беректәшләре белән атом програмына карата бөтен каршылыкларны да туктатырга мөмкинлеге бар. Ак йорт вәкиле Джей Карни чәршәмбе көнне нәкъ шундый белдерү ясады.

Карни Тәһранның АКШ президенты Барак Обама Иран җитәкчелегенә сөйләшүләр башларга әзерлеген белдереп хат җибәрде дип хәбәр таратуын расламады. Шулай ук мондый хатның Вашингтонда әзерләнүен дә кире какмады.

Карни халыкара киеренкелекне киметү өчен Иранга Кушма Штатлар һәм башка илләр белән үзенең атом програмы турында сөйләшүләрне яңартырга кирәклеген ассызыклады. Көнбатыш илләр Иран атом-төш коралы ясый дип саный, ә Тәһран исә бу програм бары тик тыныч максатларда гына эшләнә дип белдерә.
XS
SM
MD
LG