Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскосмос “Фобос-Грунт” казасының мөмкин сәбәпләрен әйтте


"Фобос-Грунт"
"Фобос-Грунт"
Русиянең федераль галәм агентлыгы (Роскосмос) “Фобос-Грунт” казасына китергән төп сәбәпләр арасында проектлаганда һәм төзегәндә ялгыш киткән булырга мөмкин дип әйтә.

Бүген бу хакта Роскосмос башлыгы Владимир Поповкин “Вести ФМ” радиосына әңгәмәдә белдерде. Аның сүзләренчә, планетаара станциягә американ радарыннан чыккан нурлар тәэсир иткән дип шикләнүләр шулай ук карала, әмма ул төп сәбәп булмаска мөмкин.

“Фобос-Грунт”ның калдыклары 15 гыйнвар көнне Тын океанга төште. Станция узган елның ноябрь аенда очырылды, ул Марс иярчене Фобос туфрагы алып кайтырга тиеш иде. Галәмгә чыгарылгач алга таба очү өчен бер моторы кабынмады.
XS
SM
MD
LG