Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:06

Сүриядә дүрт оппозиционер үтерелгән


Сүриядә оппозициянең күренекле дүрт вәкиле үтерелгән. Бу хакта Лондонда урнашкан Сүриянең хокук яклау оешмасы хәбәр итә.

Оппозиционерларга Төркия чигеннән ерак булмаган Идлиб вилаятендә һөҗүм иткәннәр. Аларны Бәшәр Әсад режимына каршы булган кораллы кешеләр озата барган булган.

Хокук яклаучылар шулай ук Һомс шәһәрендә хөкүмәт көчләре белән Әсадка каршылар арасында канлы бәрелешләр булганлыгын да белдерә. Һомста яшәүче бер кеше һәлак булган, берничә кеше яраланган. Илнең көньягында хәрбиләр Әсад режимына каршы якка күчәргә теләгән солдатны атып үтергән.

БМО мәгълүматларына күрә, узган елның март аеннан бирле Сүриядә бәрелешләрдә биш мең ярымлап кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG