Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бангладешта түнтәрелеш омтылышы кире кагылган


Бангладеш армиясе вәкиле Мәсүт Раззак белдерүенчә, бер төркем офицерлар сивил хакимиятне алып ташларга омтылган. Генерал аларны «дини фанатиклар» дип атады. Берничә кеше кулга алынган, алар арасында икесе элекке офицер. Нәкъ алар бу түнтәрелешне оештырырга теләгән дип шикләнелә.

Узган ел премьер-министр Шәех Хәсин хөкүмәте конституциягә үзгәрешләр кертүгә иреште һәм дәүләтнең дөньявилыгы арта төште. Ислам тарафдарлы сәясәтчеләр моның белән ризалашмады.

Бәйсезлеккнең 40 елы эчендә Бангладешта берничә тапкыр хәрби түнтәрелеш булды. Хәзерге хөкүмәт ирекле сайлаулар нәтиҗәсендә хакимияткә килгән иде.
XS
SM
MD
LG