Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда җирле сайлауларга әзерлек бара


Уфа урамында сайлау шигаре
Уфа урамында сайлау шигаре

Мәгълүм булуынча, 4 мартта Башкортстанда, Русия президентын сайлауда тавыш бирүләр белән беррәттән, республикадагы муниципаль сайлаулар да оештырыла. Әле депутатлыкка дәгъвачыларны теркәү тәмамланды.


Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, быелгы җирле шураларга сайлауларда 721 депутат сайланырга тиеш икән. Шушы урыннарга җәмгысе 1920 кандидат дәгъва итәчәге ачыкланды. Шуларның 697се үзләрен-үзләре тәкъдим иткән. Ә калганнары сәяси фиркаләрдән сайлана. Шунысы да мәгълүм, сайлауларда парламентка үткән барлык фиркаләр вәкилләре дә катнаша. Һәрвакыттагыча, иң күп дәгъвачылар “Бердәм Русия”– 728 кандидат. Шулай ук Коммунистлар фиркасеннән 193 дәгъвачы, “Гадел Русия”дән – 172 һәм ЛДПРдан – 130 вәкил депутатлыкка үтәргә тели.

Башкортстанның 8 шәһәрендә – Уфа, Агыйдел, Күмертау, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарына сайлаулар оештырыла. Аларда 192 мандат каралган.

Шул ук вакытта агымдагы сайлаулар да бара. Мисал өчен, 19 гыйнвар көнне, Нефтекама шәһәре башлыгы итеп Илүс Гарифуллин сайланды. Ул моңа кадәр дә 2003-2005 елларда шушы шәһәргә җитәкчелек иткән иде. Ә соңгы елларда андагы бер ширкәтнең башлыгы вазифаларын башкарды ул. Илүс Гарифуллин Илеш районының Аккүз исемле татар авылында туып үскән. Аңа – 51 яшь.

"Төрле фикерләр яңгырау – демократия күренеше"

Ә 18 гыйнвар көнне тагын да мөһимрәк сайлау булды – Уфа шәһәре мэрын сайлау үтте. Депутатлар өч дәгъвачы арасыннан бертавыштан, Ирек Ялаловны мэр итеп сайлады. Павел Качкаев Русия дәүләт думасына депутат итеп сайланганнан соң, нәкъ менә ул вакытлыча шушы вазифаларны башкара килде.

Мэрны сайлау барышында депутатлар моңарчы күрелмәгән хәлгә шаһит булды. Үзен оппозициядә торучы журналист дип санаучы Роберт Заһриев залда трибуна янына үтеп кулына тоткан кәгазь битеннән ялкынлы чыгыш ясарга кереште. Залга җыелучыларга кискен тәнкыйть яудырып, шәһәр башлыгын гомум сайлаулар аша гына сайлауны таләп итте. Әмма аңа чыгышын тәмамларга ирек куелмады. Каршылык күрсәтә башлаган “ораторны” таза гәүдәле егетләр кулларына күтәреп диярлек, залдан алып чыгып китте.

Утырышта катнашучы президент Рөстәм Хәмитов үз чыгышында Роберт Заһриевнең гамәленә аңлатма биреп, төрле фикерләр яңгырау демократия күренеше, дигән кебек сүзләр әйтте.

Атнакич ачыклануынча, Роберт Заһриевне шуннан соң башкаланың Октябрь районы эчке эшләр бүлегенә алып киткәннәр. Нәтиҗәдә, гаделлек таптыручыга бер мең сум күләмендә штраф салынган.

Исегезгә төшерәбез, Роберт Заһриев үзе ачкан интернет сәхифәсендә “экстремизмга өндәүдә” гаепләнеп, былтыр ярты ел колониядә утырып чыккан иде. Әле дә ул үзенең “иске эзенә” төшүен һәм гаделлек өчен көрәшен дәвам итәчәген әйтә.
XS
SM
MD
LG