Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:21

Башкортстанда икътисади җинаятьләр арта


Рөстәм Хәмитов: "Өч җинаятьченең берсе һаман да иректә йөри."

Рөстәм Хәмитов: "Өч җинаятьченең берсе һаман да иректә йөри."

Башкортстан эчке эшләр министрлыгы атнакич көнне узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады. Аның утырышында президент Рөстәм Хәмитов та катнашты һәм чыгыш ясады.


Нәтиҗәләрнең төрлесе бар – уңай якка үзгәргәннәре дә, тискәрегә борылганнары да. Мисал өчен, 2011 елда гомум теркәлгән җинаятьләр, аңа кадәрге ел белән чагыштырганда, 12 ярым процентка кимегән. Кеше үтерүләр, һөҗүм итүләр, талаулар һәм урлашулар да кимегән дип белдерелә. Эчке эшләр министры Закомалдин әфәнде сүзләренчә, гомумән алганда, узган елда җәмгысе 68 мең 500дән артык җинаять теркәлгән. Бу 2010 елгы белән чагыштырганда 4 меңгә кимрәк икән.

Шул ук вакытта Башкортстанда 2011 елда икътисадка бәйле җинаятьләр арткан – 8,5 процентка үскән бу күрсәткеч. Әлегә салым түләүләрдәге кайбер җинаятьләрне тикшереп бетү нәтиҗәсендә генә дә республика казнасына 2 миллиард сум акча кайтарылган.

Республика эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләре мәгълүматларына караганда, республикада җинаятьләрне ачу юнәлешендә дә алга китеш бар. Шулай да әле бу күрсәткеч нибары 62 процент чамасы гына икән. Димәк, президент Рөстәм Хәмитов үз чыгышында әйтүенчә, әле өч җинаятьченең берсе һаман да иректә йөри.

Узган елда республикада автотранспорт урлау очраклары да сизелерлек күбәйгән. Элекке ел белән чагыштырганда 23 процентка арткан ул. Ягулык-энергетика тармагындагы урлашу һәм мутлашулар да арткан, ә аларны ачыклау кимегән.

Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, узган елда Башкортстан эчке эшләр министрлыгына җинаятьләрне кисәтү өчен, ярдәм йөзеннән генә дә 35 миллион сум акча күчерелгән. Ул акчалар яңа техника сатып алуга, яңа биналар төзүгә һәм искеләрен төзәтүгә файдаланылган. Президент фикеренчә, ярдәм шактый, шуңа күрә дә, полиция хезмәткәрләреннән нәтиҗәле эш тә көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG