Accessibility links

Кайнар хәбәр

Concordia-да булган татарстаннар Казанга Lufhansa очкычында бушка кайтачак


Costa Concordia казасында булганнар үтенече белән Русиянең Италиядәге илчелеге Lufhansa ширкәте белән Римнан юлчыларны Казанга бушка алып кайту турында килеште. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итә. Concordia-да казага юлыгучылар арасында Татарстаннан да җиде сәяхәтче бар иде.

Узган җомга көнне кораб казасында югалганнарны бүген эзләү янә башланды. Коткаручыларга куркыныч яный дип эзләү эшләре туктатылган иде. Егермеләп пассажир хәбәрсез югалган булып исәпләнә. 11 кешенең үлеме расланды. Круиз лайнерында барлыгы 4 мең 200-ләп кеше булган. Сәяхәтчеләр лайнер казага юлыккач коткару җиренә җиткереп башкарылмаганлыкны әйтә.

Әлеге фаҗига сәбәпләрен тикшерү дәвам итә. Кораб капитанына гаепләү белдерде. Кичә ул лайнерны йөрткәндә ялгыш җибәрүен таныды.
XS
SM
MD
LG